Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
7 март 2019, 14:31

Дөньябызның яме – хатын-кызлар

Район Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап тантаналы чара үткәрелде.

Очрашу башланыр алдыннан фойеда Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының рәсемнәреннән оештырылган күргәзмә белән танышырга, матурлык салоны осталары тәкъдим иткән дәресләрдә катнашырга мөмкин иде. Альмира Әхмә­дуллина рәсем төшерергә, Әлфия Фәйзуллина, Ләйсән Дәүләтбаева гүзәл хатын-кызларга маникюр ясарга өйрәтсә, Наталья Григорьева кружкаларга төшерү техникасы белән таныштырды. Шулай ук төрле материаллардан ясалган чәч­кәләр, пешерелгән төрле ризыклар да күз явын алып, әллә кайдан үзләренә чакырып торды. Мәдәният сараеның икенче катында әниләр өчен чәй табыны әзерләнгән иде.
Муниципаль район хакимияте баш­лыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Флизә Наил кызы Макеева чараны ачып, район хакимияте башлыгы Альфир Фәрхәт улы Сабиров исеменнән барлык хатын-кызларны язның иң матур бәйрәме белән котлап, рәхмәт сүзләрен һәм ихтирамын җиткерде.
- Очрашуга чакырылган аналар, сез районыбызның төрле авылларында яшәсәгез дә, проблемалар уртак. Бүген сезне азга булса да тормыш мәшә­катьләреннән арындырып, бәйрәм итәр­гә, аралашырга, танышырга, борчыган проблемаларыгызны тыңларга, дип чакырдык. Бала өчен анадан да бөек сүз юк. Ә авыру балалар әни дигән татлы сүзгә икеләтә мохтаҗ. Шуңа да сез иңегезгә гаилә учагының иминлеген саклау бурычын алгансыз. Шул ук вакытта күпләр балаларын тәрбияләп, йорт мәшәкатьләре белән булып кына калмый, һөнәри эшчәнлектә дә уңышларга ирешә. Бәйрәм көнендә генә түгел, көндәлек тормышта да сезгә хөрмәт күрсәтелергә, яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Бүгенге бәйәмдә рәхәтләнеп ял итеп, аралашып утырыгыз, - дигән теләкләрен гүзәл затларга багышлады.
Районның хатын-кызлар советы рәисе Хәкимова Альмира Турьян кызы үзенең чыгышын Рубальскаяның әниләр турындагы шигырь юллары белән башлап җибәрде.
- Сәламәтлекләре чикле балаларны изге күңелле, түземле һәм чыдамлы гади хатын-кызлар тәрбияли. Аларны дөньяга тудырган аналар зур хөрмәткә лаек. Әниләр елмая икән, димәк гаиләдә барсы да яхшы. Үзегезгә дә һәм балаларыгызга да сәламәтлек телим, - диде.
Залга җыелган барлык хатын-кызларга психолог, бизнес-тренер Гөлназ Гыйззә­туллина авыр хәлләрдән чыгу юлларын һәр кешегә анлашырлык итеп бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Ә шәхси эшкуар Рәмил Филүс улы Сакаев үзләренә эш ачарга теләүчеләргә ярдәм итәргә теләп, үзенең телефон номерын калдырды.
Салават Әюпов, Эльмира Муллаголова, Фәрит Яхшыголов, Венера Нигъ­мә­тул­лина, Айгөл Әетколова,“Елмаю” балалар вокаль ансамбле, “Далан” үрнәкле бию ансамбле биючесе Аида Вәлишина, Азалия Вәлиева, Рәйлә Янышева, Эльза Насыйрова, Белла Хәсә­нованың җыр һәм биюләре бәйрәмгә тагы да җылылык, ямь һәм яхшы кәеф өстәделәр.
Соңыннан залны ике командагы бүлеп викторина үткәрелде, хатын-кызлар бергәләшеп җырлап, күңел ачып, сый-нигъмәтләр белән сыйланып утырдылар.
Катнашучылар әйтүенчә, мондый чаралар тормышларында күңелле мәл буларак хәтердә калачак, чөнки улүзеңне тикшереп карарга, дуслар һәм фикер­дәшләр табарга мөмкинлек бирә.
Венера Бакиева.
Читайте нас: