Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
12 апрель 2019, 11:19

Безнең көч - дуслыкта, бердәмлектә

Район Мәдәният сараенда республиканың 100 еллыгына багышланган тантаналы чара үткәрелде.

Район Мәдәният сараенда республиканың 100 еллыгына багышланган тантаналы чара үткәрелде.

Бәйрәмчә атмосфера

Чараны республиканың милли симфоник оркестрының концерты ачып җибәрде һәм барсына да бәйрәмчә кәеф бүләк итте. Җыелучыларны район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров бәйрәм белән котлады.

- Шул еллар эчендә район үсеш юлыннан республика белән бергә атлый. Бүген без киләчәккә яңа бурычлар билгелибез һәм ул бездән зур җаваплылык һәм тырышлык таләп итә, - диде Альфир Фәрхәт улы.

Район башлыгы күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен алдынгыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу хөрмәткә архив хезмәте ветераны Римма Әлим­гафарова, Прибельский авылының мәга­риф ветераны Ольга Сивова, социаль хез­мәткәр Минзәлә Сөләйманова, “Бүләк” җәмгыятеннән тракторчы-машинист Вәгыйзь Рәхимколов, Кырмыскалы юл төзү-төзекләндерү идарәлеге энергетигы Рөстәм Уразбахтин лаек булды.

Табиб-педиатр Әнисә Нургалиева, Кырмыскалы икмәк комбинатының икмәк пешерүчесе Татьяна Зонова, хат ташучы Наҗия Нуретдинова, китапханәче Альфира Кәримова, “Башкорт кирпече” электромонтеры Фәрит Сафинга муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасы тапшырылды.

“Авыл биләмәләрен тотрыклы үстерү” программасында катнашучы 17 гаилә Альфир Сабиров кулыннан торак төзү яки сатып алу өчен сертификат алдылар.

Министрдан котлаулар

Кырмыскалыларны котларга БР Мәдәният министры Әминә Шафикова да килгән иде.

- Башкортстан – илебезнең ныклы төбәкләренең берсе. Республика җитәкчелегенең планнары һәм башлангычлары федераль дәрәҗәдә хуплана. Бездә йөздән артык милләтле һәм төрле диндәге дүрт миллионнан артык кеше дус һәм тату яши. Республика үсешенә Кырмыскалы районы халкы да зур өлеш кертә. Икенче 100 еллыкка без Радий Хәбиров тәкъдим иткән “Алга, Башкортстан!” девизы белән керәбез, - дип ассызыклады Әминә Ивни кызы һәм бүләкләр тапшырды.

Шулай, “Дружба” колхозына 30 ел җитәкчелек иткән Рәшит Жданов, Сәвәләй урта мәктәбенең физкультура укытучысы һәм спорт мәктәбе тренеры Язилә Газизова, ветеринария станциясе лаборанты Рузилә Талхина, Иске Бәбеч авыл Советыннан хезмәт ветераннары Нурия Иштуганова һәм Минниса Камалова, Алайгыр участок дәваханәсе мөдире Ватан Нургудин, “Кырмыскалы” пред­приятиесенең хезмәт саклау мәсьәләләре буенча белгече Людмила Воронцова, район гәзитенең мөхәррир урынбасары Тәлгать Мөхәммәтҗанов, “Жилстройдорсервис” җәмгыятеннән Әлфия Яхина “Башкортстан Республикасы төзелүгә 100 ел” юбилей медальләренә лаек булдылар.

Дуслыкта, бердәмлектә

Район Мәдәният сарае артистлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә зур концерт программасы әзерләнде. Тамашачылар аларның чыгышларын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Чара азагында башкорт, татар, чуваш, мордва фольклор ансамбльләре, рус халык хоры чыгып, Башкортстан турында җыр башкарганда зал аягүрә басып тыңлады.

“Җиребездә дуслык һәм бердәмлек хакимлек итсен, төрле милләт халкы дус һәм тату яшәсен. Алга, Башкортстан!” район халкының девизына әверелде.

Әлфия Әхмәдуллина.

Милена Шәймәрдәнова фотолары.
Читайте нас: