Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
14 июнь 2019, 13:47

Изгелек бүләк итүчеләр

Ел саен 8 июньдә Русиядә Социаль хезмәткәрләр көне билгеләнә. Бу бәйрәм уңаеннан район Мәдәният сараенда тантаналы чара узды.

Ел саен 8 июньдә Русиядә Социаль хезмәткәрләр көне билгеләнә. Бу бәйрәм уңаеннан район Мәдәният сараенда тантаналы чара узды.
Гомерләрен башкалар турында хәс­тәрлек күрүгә багышлаган кешеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева котлады.
- Социаль хезмәткәрләр ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә үзләренең проблемалары белән капма-каршы калган ке­шеләргә ярдәмгә киләләр. Бу изге кү­ңел­ле, ачык йөзле, миһербанлы кешеләр. Алар ярдәмгә мохтаҗ булганнарга үзлә­ренең күңел җылысын да бүләк итәләр. Изгелек беркайчан да җирдә ятып калмый. Кылган игелек-изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын. Балаларыгыз­ның, якыннарыгызның кадер-хөрмәтенә төре­неп яшәгез, - диде Флизә Наил кызы.
Бу бәйрәм көнендә тантана сәбәп­челәренә һөнәри осталыклары өчен рәх­мәт сүзләре белән бергә байтак изге те­ләк­ләр дә яңгырады. Шулай ук күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен Р.М.Гали­әхмәтова, Э.И.Абдуллина, Ф.Г.Хәсәнова, М.К.Хөснетдинова, Р.Г.Хәйретдинова, Р.Р.Андакулова һәм А.В.Мөхәммәтшинага лаеклы бүләкләр – Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
- Социаль өлкәдә очраклы кешеләр булмый – башкаларны якын күреп, үз ва­кытың белән исәпләшми аларга һәр­вакыт ярдәм итәргә әзер булган кешеләр генә эшли ала биредә. Бу чын-чынлап “изгелек армиясе”, - диде “Таң” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры А.Т.Хәкимова, хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап.
Бүгенге көндә Кырмыскалы районында 500 кеше Үзәкнең хезмәтләре белән файдалана, аларның 298е – Авыргазы ра­­йоныннан. Һәрбер социаль хезмәткәргә 14 кеше туры килә. Бу һөнәрне башлыча хатын-кызлар сайласа да, араларында бер ир-егет тә бар. Азамат Хәйретдинов­ның әти-әнисе дә социаль хезмәткәр булганнар, ә хәзер ул үзенең тормыш иптә­ше белән аларның эшен дәвам итә.
Район Мәдәният сарае артистлары да тантана сәбәпчеләренә бәйрәм бүләге – бай эчтәлекле концерт программасы әзерләгән иде.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотолары.
Читайте нас: