Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
14 июнь 2019, 11:49

Русия - безнең уртак йортыбыз

12 июньдә илебез халкы мөһим дәүләт бәйрәме – Русия көнен билгеләде. Бу уңайдан Кырмыскалы авылында да төрле чаралар үткәрелде. Быел аны оештыруда “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең урындагы бүләкчәсе дә зур ярдәм күрсәтте.

12 июньдә илебез халкы мөһим дәүләт бәйрәме – Русия көнен билгеләде. Бу уңайдан Кырмыскалы авылында да төрле чаралар үткәрелде. Быел аны оештыруда “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең урындагы бүләкчәсе дә зур ярдәм күрсәтте.
Бәйрәм чаралары велосипедчылар ярышыннан башланып китте. Актив яшьләр һәм өлкәннәр район хакимияте башлыгы А.Ф. Сабиров җитәкчелеге астында Кырмыскалы урамнары буйлап үттеләр. Колонна район үзәгенең бәйрәм концерты үткәрелгән төп мәйданында да туктап китте.
Бәйрәмгә җыелучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров тәбрик итте.
- Безнең илебез иң көчле һәм мәйданы буенча иң зур дәүләт. Анда бик күп милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Киләчәктә дә шулай бердәм булыйк. Барыгызны да бу мөһим бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе телим, - диде Альфир Фәрхәт улы.
Бишенче ел рәттән безнең район Лениград өлкәсендә үткәрелгән “Хәтер вахтасы” бөтенрусия акциясендә катнаша. Бүгенге көндә безнең райондагы эзләнү отрядында 9 мәктәптән 55 кеше исәпләнә. Шул еллар эчендә отряд әгъзалары тарафыннан 49 кызылар­мияченең сөякләре табылды.
“Хәтер вахтасы” проектында катнашу – илебезнең тарихи мирасын, Бөек Ватан сугышы елларында гомерләрен аямыйча илебез иминлеге өчен көрәшкән яугирләрнең хәтерен саклау ул. Бу көнне актив гражданлык позицияләре өчен акциядә катнашучы илебезнең чын патриотлары, асылда, Алина Әхтәмова, Динар Богданов, Диана Мифтахова, Камилла Саяпова, Рәмзит Галиәкбәров, Даут Шәрифуллин, Данил Шиндин, Илдар Котлыбаев, Вадим Бикбулатов, Азалия Абсаликова, Альбина Хәкимова, Владлен Курунов, Елизавета Кузьмина һәм Карина Мөхәммәтова медаль белән бүләк­ләнделәр. Шулай ук эзләнү экспедициясен үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен А.Ф.Сабиров, Р.С.Галиәкбәров, В.М.Курунов һәм В.А.Канбәковка Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Район үзәгенең төп мәйданында Ленинград өлкәсендә “Йолдыз” эзләнү отряды әгъзалары тарафыннан табылган әйберләрдән күргәмә оештырылды. Биредә шулай ук сапер көрәге, кызыл армиячеләрнең киемнәре, гильзалар, гранаталар, фляжкалар да куелган иде, шулай ук “Хәтер вахтасы”нда төшкән фоторә­семнәрне дә карарга мөмкин булды.
- Узган елның апрелендә Вороново авылындагы казу эшләрендә катнаштык һәм бик күп гильзалар, граната һәм башка артефактлар табылды. Иң мөһиме, 10нан артык табылган кызылармияче хөрмәтләп җир куенына тапшырылды, - ди С.М.Чугункин исемендәге урта мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Динар Багданов.
“Гаилә” үзәге хезмәткәрләре һәм Пионерлар йорты тарафыннан төсле ком белән рәсем төшерү буенча осталык дәресе күрсәтелде, шулай ук теләге булганнар үз куллары белән Русия флагы төсендә бантлар һәм чәчкәләр ясады.
Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бай концерт программасы кунакларга һәм тантанага җыелучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
Бәйрәм программасы Кырмыскалы стадионында дәвам итте. Биредә “Бердәм Русия”нең ихата футболы лигасы” муниципаль этабының финал туры үткә­релде. Ярышта Кырмыскалы авылының “Алга” командасы җиңүче дип танылды, Прибельский авылы командасы – икенче һәм Кабак авылы вәкилләре өченче урын яулады. Барлык спортчыларга да футбол туплары “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Милена Шәймәрдәнова.
Әлфия Әхмәдуллина.
Читайте нас: