Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
25 июнь 2019, 11:40

Хыялларны тормышка ашырыр вакыт

Узган җомга көнне район хакимиятенең зур залында “Укудагы уңышлары өчен” мунициапаль билгесен тапшыру тантанасы узды. Агымдагы елда бу наградага районыбызның 55 иң яхшы укучысы лаек булды.

Узган җомга көнне район хакимиятенең зур залында “Укудагы уңышлары өчен” мунициапаль билгесен тапшыру тантанасы узды. Агымдагы елда бу наградага районыбызның 55 иң яхшы укучысы лаек булды.
Тантаналы көнне чыгарылыш укучыларына һәм аларның әти-әниләренә тәб­рикләү сүзләре белән муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров мөрәҗәгать итте.
- Бу күпьеллык тырыш хезмәткә лаеклы бүләк. Аның нәтиҗәләренә сез дә, нәсыйхәтчеләрегез дә, әти-әниләрегез дә һәм, әлбәттә, без – район хакимияте дә сөенә. Кызлар һәм егетләр укуда гына югары күрсәткечләргә ирешеп калмады, районыбызның җәмәгать тормышында да актив катнашты. Конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конферен­ция­ләрдә җиңүчеләр бу югары бүләккә, һичшиксез, лаек. Сез – безнең горурлык һәм ышаныч, районыбызның киләчәге сезнең кулларда, - диде Альфир Фәрхәт улы, изге теләкләрен җиткереп һәм киләчәктә дипломлы белгечләрнең туган районнарына эшкә кайтуларына ышанычын белдереп.
Район башлыгы ата-аналарга да балаларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен мактау сүзләре җиткереп, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шул ук көнне районыбыз мәктәп­ләрендә аттестатлар, дипломнар һәм грамоталар тапшыру белән чыгарылыш кичәләре үтте. Һәрбер чыгарылыш уку­чысының төрле фәннәрне өйрәнүдәге уңышлары, спорт һәм мәдәният өлкәсен­дәге казанышлары, югары гражданлык позициясе яки туган мәктәбе һәм район тормышындагы катнашлыгы билгеләнеп үтте. Ә 36 чыгарылыш сыйныф укучысы Русия Федерациясе наградасына –“Укудагы уңышлары өчен” медаленә лаек булды. Медаль ияләре – укуда гына уңыш­ларга ирешеп калмады, республика, бөтен­русия күләмендәге конкурслар, олимпиадаларда җиңүгә ирештеләре, шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырдылар. Әлбәттә, моның өчен аларга 11 ел дәвамында күпме көч салырга туры килде.
Тантаналы чаралардан соң укучылар укытучылары, әти-әниләре белән таңны каршы алдылар, узып киткән мәктәп елларын искә төшерделәр, киләчәк турында хыялландылар. Ә алда аларны югары уку йортлары көтә. Күпме уй-ниятләрне тормышка ашырасы бар. Ак юл сезгә, укучылар!
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: