Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
12 июль 2019, 11:24

Чәчкә ат, туган авылым!

Шул көннәрдә Бакчалы авылында “Саумысыз, авылдашлар!” дигән бәйрәм үткәрелде. Аны авылда яшәгән халык та, читтәгеләр дә әзерләнеп, түземсезлек белән көтеп алды.

Шул көннәрдә Бакчалы авылында “Саумысыз, авылдашлар!” дигән бәйрәм үткәрелде. Аны авылда яшәгән халык та, читтәгеләр дә әзерләнеп, түземсезлек белән көтеп алды.
Кояшлы бу матур көнне Бакчалы авы­­лы халкы, шунда туып-үсеп, чит җир­ләрдә гомер итүче якташларның барсы да бәйрәм буласы урынга җыелды. Бәйрәм дустанә мөнәсәбәттә, гаиләдә­гечә җылы атмосферада, рух күтәрен­келегендә үтте. Күптән күреш­мәгән якташлар очрашты, кочаклашты, аралашты, ата-бабаларын искә алды, күңел ачты.
Чараны Сахай авыл Советы авыл би­ләмәсе башлыгы Р.Р.Хөснетдинов ачып җибәрде һәм:
- Бүген бу авылда яшәүчеләр һәм кунаклар үз эшләрен калдырып, якташ­ла­рын күрү өчен кече туган якларына зур бәйрәмгә килде. Һәр кошның үз оясы булган кебек, авылыбыз да боргаланып аккан Агыйдел елгасы, кыялары күккә ашкан Урал таулары янына урнашкан. Без шул табигать байлыкл­арын сакларга һәм хәстәрлек күрергә тиеш, - диде.
Арытабан авылны төзекләндерүгә зур өлеш керткәннәр сәхнә түренә чакы­рылды. Шулай, Наил Сагынбаев, Илнара һәм Азалия Бәшировларга, Айсылу Сәйфетдинова, Разалия Алдакаева, Зөлфия һәм Динар Ибраһимовларга Са­хай авыл Советы авыл биләмәсе хаки­миятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Авыл халкына муниципаль район хакимияте башлыгының икътисадый үсеш һәм инвестицияләр буенча урынбасары А.С.Әнәсова котлау сүзләре белән мөрә­җәгать итте. Җыелучыларга изге теләк­ләрен җиткереп, чараны оештыруга зур өлеш керткән өчен Дамир һәм Хәй­рул­ла Алдакаевлар, Әхмәт Мө­хәм­мәтов һәм Илнур Фәхретдиновка му­ниципаль район хакимиятенең Рәх­мәт хатларын тапшырды.
- Сезнең авыл өчен безнең тагын бер бүләгебез бар. 2019 елдан башлап республикада “Урамнарны яктырту” программасы эшли башлады. Янга калган акчалар исәбенә Бакчалы авылындагы урам баганаларына лампочкалар урнаштырылачак, - диде Асия Салих кызы.
Бу яңалыкны авыл халкы шатланып кабул итте һәм көчле алкышларга күмде. Агымдагы елда бу икенче куанычлы хәбәр. Яңарак кына авыл балалары өчен уен мәйданчыгы төзелгән. Әйткәндәй, “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә дә бик күп балалар килгән иде.
Шулай ук бу көнне төрле номина­цияләр буенча бүләкләнүчеләр дә күп булды. Шулай, 4 айлык Алмаз Алдакаев авылның иң яшь кешесе дип танылды. Аның әти-әнисе Анфиса һәм Айдар бәләкәй генә улларының шундый бүләккә лаек булуына бик шатландылар. Байтак еллар бергә тату гомер иткән Хәйрулла һәм Вәсилә Алдакаевлар, авылның озын гомерле кешеләре – Газинур Исхаков, Минзифа Таҗетдинова һәм Минсара Юнысова да шулай ук истәлекле бүләкләр алдылар.
- Бу якның табигате аеруча матур. Тырыш һәм уңган кешеләре – аның төп байлыгы. Шунысы куанычлы, бу бәйрәм балачакта бергә уйнап үскән дуслар, сыйныфташлар белән дә очрашырга, хатирәләр белән уртаклашырга мөмкин­лек бирә, - диде Бакчалы мәктәбендә 25 ел укытучы булып эшләгән, Сахай авыл Советы депутаты Рәмзилә Мөхәм­мәтова. – Биредәге 40 йортның бүген 18ендә генә яшиләр. Бернәрсәгә карамастан, авыл киләчәктә үсешсен, чәчкә атсын, яшьләр авылда калсын иде, чөнки безнең киләчәгебез алар кулында.
Бакчалы авылы халкын котларга һәм үзенең җырларын бүләк итәргә җырлар язучы шагыйрь, районның Почетлы гражданины Рәмил Чурагулов та килгән. Шулай ук җыелучыларны Ислам Алдакаев, Радмилла Таҗетдинова, Рима Кучаева һәм башкалар үзләренең чыгышлары белән куандырды. Тамашачылар аларга кушылып җырлады һәм көчле алкышларга күмде. Теләге булганнар өстәл янына килеп, кайнар чәй эчте, тәм-томнар белән сыйланды.
- Мин һәм гомерләрен колхозда эшләүгә багышлаган әти-әнием шул авылда туып-үскәнбез. Бакчалы авылын яратам һәм аннан беркайда да китәргә җыенмыйм. Шундый күңелле бәйрәм оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм, - диде Раил Алдакаев.
Чынлап та, бәйрәм бик күңелле килеп чыкты. Туган авылларын сагынып кайткан бакчалылар бай тәэссоратлар алып таралышты. Бу чарадан соң күпләрнең күңелендә авыл яшәячәк, дигән өмет чаткысы кабат көчәйгәндер, чөнки авыл халкы бердәм, тарихны да олылый һәм саклый белә, киткән яшьләр кире кайта, балалар туа, тормыш дәвам итә.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотолары.
Читайте нас: