Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
16 июль 2019, 11:35

Иске Муса мәктәбенә – 100 ел

Мәктәп – туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул.

Мәктәп – туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул.
Үткән атнада Иске Муса урта мәктә­бенең 100 еллык юбилее уңаеннан “Мәктәп көтә ул һәм кызларын” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Анда төрле елларда белем биргән укытучылар һәм чыгарылыш укучылары җыелды.
1919 елда Иске Муса авылында тәүге совет мәктәбе ачыла. Тәүдә ул башлангыч мәктәп булса, 1937 елда ул җидееллыкка, соңрак сигезьеллыкка әйләндерелә. 1981 елда яңа мәктәп бинасы төзелә. Биредә ул елларда белем учагы директоры вазыйфасын башкарган Факия Низаметдинова һәм шул мәктәпне тәмамлаган Минсаяф Сәгыйтовның тырышлыгы бәһалап беткесез. Ә бүгенге көндә биредә биш авылдан 130 бала укый, аларга 16 укытучы белем бирә.
Мәктәп музеен оештыручы Ф.Ф.Юны­­­сова килгән кунакларны белем учагының һәм авылның тарихы белән таныштырды. Соңыннан юбилей чарасында катнашучылар сыйныф бүлмә­ләрен, спорт залын һәм ашханәне карап йөреде. Төрле елларда шул мәктәптә укыганнар парта артына утырып, хатирәләргә бирелделәр. Һәр кабинет ишегендә аларны яшьлек фоторәсемнәре каршы алды.
Чараның тантаналы өлешендә җы­елучыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Илфат Хәмитов, районның баш дәүләт ветеринария инспекторы Галинур Кунакаев, Иске Муса авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Илмира Гали­әхмәтова кайнар котлады. Күп кенә укытучыларның тырыш хезмәте район хакимиятенең Мактау грамоталары белән билгеләнде.
Кулларына чәчкә гөлләмәләре тоткан элекке укучыларның үзләренең укытучыларына күңелләреннән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерүләрен тыңлау аеруча дулкынландыргыч булды. Мәгариф ветераннары Факия Садрислам кызы Низаметдинова, Зәйтүнә Шәйхлислам кызы Юнысова, Минира Йосып кызы Дәү­ләтбаева, Земфира Рәхмәтулла кызы Фәхретдинова һәм башка бик күпләр мәктәп, үзләренең укучылары турында сөйләделәр. Аларның әйтәсе сүзләре, теләкләре күп җыелган иде. Ә чыгарылыш укучылары беренче укытучылары, сыйныф җитәкчеләре, үзләре укыган вакытта уздырылган кызыклы чаралар һәм вакыйгаларны искә алдылар, мәктәп укучыларына киңәшләрен бирделәр.
Очрашу урындагы үзешчән артист­ларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Шулай ук сәхнәдә чыгарылыш укучылары һәм Әбүбәкировлар гаиләсе дә чыгыш ясады.
Бәйрәм чарасының программасы чикләрендә, мәчеткә барып, фани дөнь­ядан киткән укытучылар рухына дога кылынды, Җиңү һәйкәленә чәчкәләр салынды. Балчык эшләре остасы Илдус Мөхәммәтьяровның эшләрен­нән оештырылган күргәзмәне дә җы­елучылар сокланып карап йөреде. Кунаклар арасында шулай ук халык уеннары үткәрелде, теләге булганнар көрәшеп, көчләрен сынап карый алды. Роберт Мөхәммәтшин балаларны тарантаска утыртып йөретте. Ә кич күңелле дискотека оештырылды.
Шулай, бәйрәм бик күңелле килеп чыкты.
Миләүшә Мөхәммәтьярова.
Читайте нас: