Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
14 октябрь 2019, 12:07

Тотрыклы үсеш юлында

Район Мәдәният сараенда Республика көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде. Кырмыскалы авылының үзәк мәйданында кунакларны мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән һәм шарлар белән бизәлгән күргәзмәләр каршы алды. Анда оста куллыларның эшләре, скульптуралар һәм милли киемдәге курчаклар куелган. Ә район Мәдәният сарае фойесында “Абыйлы-энеле Әминевлар” шәхси предприятиесе, Карлыман сөт-консерва комбинаты продукциясен карап кына түгел, тәмләп тә карарга мөмкин иде.

Югары казанышлар белән

Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар: муниципаль район хакимияте башлыгы Альфир Фәрхәт улы Сабиров, БР Сәү­дә һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Илһам Закир улы Бикбулатов, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Айгөл Рәшит кызы Гәрәева, муниципаль район Советы рәисе Зөлфия Хәмит кызы Котлыева, шулай ук муниципаль район Советы, авыл биләмәләре депутатлары, авыл биләмәләре башлыклары, ветераннар советы рәис­ләре, районның Почетлы гражданнары, район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре коллективлары катнашты.

Тантаналы җыелышны район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров ачты.

- Кадерле кырмыскалылар һәм кунаклар! Бу бәйрәм туган ягыбызның тарихына һәм язмышына битараф булмаганнарны берләштерә. Күп гасырлы тарихы булган Башкортстан Русия белән бергә озын һәм катлаулы юл үтте, авыр сынаулар һәм зур җиңүләр кичерде. Безнең республика Русия һәм дөнья тарихына һәм мәдәниятенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең туган йортына әверелде. Бүген безнең төбәк Русия Федерациясенең имин һәм ныклы терәге булып тора. Республика районнарында һәм шәһәрләрендә җәмәгать һәм икътисадый тотрыклылык саклана. Җитәкчеләрнең башлангычы халыкның лаеклы яшәешенә, аларның хәстәрлек һәм игътибар белән уратып алынуына, иртәгәсе көнгә ышанычына юнәл­телгән. Республика үсешенә безнең район да лаеклы өлеш кертә. Бүген без тотрыклы үсеш юлыннан барып, алдыбызга куелган бурычларны уңышлы хәл итәбез. Җитеш­терү күрсәткечләре дә моны ачык дәлилли.

Хөрмәтле кырмыскалылар! Бу бәйрәм көнендә тырыш һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Бүгенге тормышыбыз дистәләгән еллар һәм буыннар буена килгән хезмәт нәтиҗәсе. Киләчәктә дә бу данлы йолаларны дәвам итәрбез, районыбыз һәм республикабыз иминлеге хакына бергәләп эшләрбез, дип ышанам. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм хезмәт уңышлары телим, - диде Альфир Фәрхәт улы.

Лаеклылар бүләк алды

Агымдагы елда Башкортстан Республикасының 100 еллыгы билгеләнде. Бу датаны ул югары казанышлар белән каршы алды. Аларның һәр­берсе талантлы, көч-дәртләре ташып торган, максатка омтылучан кешеләрнең көче белән ирешелгән. Бу көнне төрле өлкәләрдә хезмәт итеп, районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керт­кән шәхесләргә Башкортстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан булдырылган юбилей медальләре тапшырылды. Бу югары бүләккә Бишаул-Уңгар авылы клубы­ның мәдәни чаралар оештыручысы Фәһимә Абдрафикова, халыкны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүче сурдлимпия чемпионы Миңлегали Абдуллин, район үзәк дәваханәсенең табиб-стоматологы Вәсим Гәрәев, байтак еллар дәва­мында Карлыман һәм Прибельский авыл биләмәләренә җитәкчелек иткән, бүгенге көнне хаклы ялда булган хезмәт ветераннары Мөнир Гыйззәтуллин һәм Галимҗан Лотфрахманов лаек булдылар.

Медаль ияләре арасында мәга­риф ветераны Геннадий Павлов, барлык гомерләрен журналистикага багышлаган Мидхәт Рәҗәпов һәм Марат Хәсәнов, “Хезмәт даны” типографисендә 35 елдан артык эшләп, хаклы ялга чыккач та җәмәгать тормышында актив катнашкан Гаяз Салихов, Ат­җитәр авыл биләмәсе башлыгы Гөлйө­зем Уразбахтина, Камышлы авыл Советы хакимиятенең баш бухгалтеры Елена Ширшова да бар.

Шулай ук бу көнне Сахай урта мәктәбенең татар теле һәм әдә­бияты укытучысы Гүзәлия Гыйз­зәтуллина, 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дамира Данилова, Олыкүл мәктәбенең математика укытучысы Хәлифә Зиамбәтова “Башкортстан Рес­пуб­ликасының мәгариф отличнигы” билгесе белән бүләкләнде. Районның иң яхшы укытучыларына БР Мәгариф министрлы­гының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, төрле оешма һәм учреждение хезмәт­кәрләренә муниципаль район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында хезмәт­тәшебез – Кырмыскалы мәгълү­мат үзәгенең верстка буенча инженеры Гөлнара Галә­вет­динова да булуы аеруча куанычлы.

Гөлнара Хатыйп кызы биредә чирек гасырдан артык тырыш хезмәт сала. Хезмәт юлын фото­хәбәрчедән башлап җибәрә, күп­медер вакыт корректор булып эшләп ала. Тәүгеләрдән буйлап компьютер версткасын үзләш­терә һәм байтак хезмәттәшлә­ренең нәсыйхәтчесе булып тора. Хезмәттәшебезне һәм бүләккә лаек булучыларның барысын да чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар юлдаш булуын телибез.

Шулай ук бу көнне алтын туйларын билгеләүче гаилә парлары бүләкләнде, яшь кырмыскалыларга паспортлар тапшырылды. Бәйрәм концерты тантанага ямь өстәде һәм ул районда яшәүче төрле милләтләрнең мәдәниятен чагылдырып, халкыбызның дуслыгын, татулыгын ачык күрсәтте.

Светлана КАРПОВА.

Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: