Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
15 октябрь 2019, 17:12

Башкортстан – туган төбәгем

Кырмыскалы авылының үзәк мәйданында Башкортстан Республикасының Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителү көне уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелде.

Кырмыскалы авылының үзәк мәйданында Башкортстан Республикасының Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителү көне уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелде.

Йолдызлар белән зарядка

Иртән-иртүк яңгыр сибәләп торуга карамастан, иртәнге зарядкада катнашырга теләүчеләр күп иде. Бу акцияне тхэквондо буенча тренер Радик Сөләй­мановның тәрбияләнүчеләре: Русиянең спорт мастеры Кирилл Хәмидуллин, 2019 елда Европа Беренчелеге җиңүчесе Валерия Зонова, Русия Беренчелегендә җи­ңү яулаган һәм берничә тапкыр призер исеменә лаек булган Яна Балашова үткәрде.

Шулай ук бу көнне ГТО нормаларын алтын һәм көмеш билгеләргә тапшырган башлангыч сыйныф укучыларын тәбрик­ләү тантанасы да узды. Алтын билгеләргә Кырмыскалы гимназиясеннән Дарья Баранова һәм Солтан Хәбибетдинов, 2нче санлы мәктәптән Ульяна Калитаева һәм Алина Латыйпова лаек булса, гимназия укучылары Алмаз Атнабаев һәм Инсаф Бәкиров, шулай ук 2нче санлы урта мәктәбе укучысы Лия Котлыярова Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Руслан Хәертдинов кулыннан көмеш билге алу бәхетенә ирештеләр.

Районда эшчәнлек алып барган 30дан артык оешма һәм шәхси эшкуарлар хәйрия чараларын үткәрүдә ярдәм күрсәт­кәннәре өчен район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров исеменнән җыелу­чыларны социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Флизә Макеева котлады.

- Бүген Башкортстан Республика көнен билгели. Моннан 29 ел элек нәкъ менә шушы көнне БАССР Югары Советы депутатлары Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте. Шул еллар эчендә республика кыю адымнар белән тотрыклылыкка, югары икътисадый күрсәткечләргә таба бара. Бүген республикада яшәүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган, дип кыю рәвештә әйтә алабыз. Бу бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык һәм киләчәктә дә республика­бызның чәчәк атуын телим, - диде үзенең чыгышында Флизә Наил кызы.

Матбугатка язылу көне

Шулай ук бу көнне тагы бер мөһим чара – Халыкара матбугатка язылучылар көне үткәрелде. Аның чикләрендә почта бүлекчәсе хезмәткәрләре 2020 елның тәүге яртыеллыгына район һәм республика басмаларына яздырды. Ә район гәзитләре редакциясе хезмәткәрләре төрле конкурслар үткәреп, аларда җиңүчеләргә бү­ләкләр тараттылар. Шулай, “Район гәзи­те­нең иң иске саны” конкурсында Шәй­моратов авылыннан Факия Ханнанова җиңеп чыкты. Ул “Хезмәт даны” гәзи­тенең 1974 елдагы санын алып килгән.

- 1974 елда минем әтием Фәнис Абдулла улы Зиянкулов Фрунзе исемендәге колхозда эшли иде. Нәкъ шул елда аның турында мәкалә язганнар. Кызганычка каршы, ул хәзер мәрхүм инде. 45 ел вакыт үтүгә карамастан, мин бу гәзитне кадерләп саклыйм, - ди Факия Фәнис кызы.

Район гәзите белән хезмәттәшлек ит­кән даими авторларыбыз да бу чарадан чит­тә калмады. Алар яраткан басмалары­на багышлап такмаклар, шигырьләр дә язып алып килгән иде. Шулай, Кырмыскалы авылыннан Лена Әминева яңа гына иҗат ителгән шигырен укып ишеттерде.

Бу көнне республикада татар телендә нәшер ителүче “Өмет” гәзите хезмәткәр­ләре дә бездә кунакта булып китте. Бас­ма­ның җаваплы секретаре Рөстәм Хә­нә­фин тумышы белән Ибраһим авылыннан. Шуңа да якташлары белән күрешү-аралашу шатлыгы бүләк иткән чарада кат­нашуына чиксез шат булуын белдерде. Бу көнне “Өмет”кә язылган һәр кешегә, шу­лай ук район буенча бу бас­маны язды­руда иң яхшы күр­сәткеч­ләргә ирешкән хат ташучыларга да бүләкләр алып килгән иде. Бу юлы Рәх­мәт хатлары һәм истә­лекле бүләкләргә Ка­бак почта элемтәсе бүлекчәсеннән Людмила Герасимова, Прибельскийдан Гөл­синә Юлукова һәм Яңа Кыешкы авылыннан Зәлия Гаетколова лаек булдылар.

Бәйрәм концерты

Республика көненә багышланган чара бәйрәм концерты белән дәвам итте. Районның иҗади коллективлары һәм Уфа шәһәреннән килгән “Ретро-шлягер” төркеме район халкына һәм кунакларга үзләренең иң яхшы номерларын бүләк иттеләр.

Ярминкәләрне дә безнең район халкы көтеп ала. Бу юлы да ул халыкны товарлар­ның төрлелеге белән җәлеп итте. Биредә ит, сөт продукциясе, икмәк-калач изде­лиеләре, яшелчә-җимеш, көзгелеккә өс һәм аяк киемнәре алырга мөмкин иде.

Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: