Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
15 ноябрь 2019, 12:10

Мәдәният учагы ишекләрен ачты

Районда берсеннән-берсе күркәм һәм мәһабәт биналар калкып чыга. Яңарак кына Моксин авылында да клуб ачу тантанасы үткәрелде.

Хәзер авыл халкының сыйфатлы хезмәт күрсәтү таләпләренә җавап биргән заманча мәдәният учагы, ә үзешчән сәнгатьтә кат­нашучыларның үзләренең иҗади сә­ләт­ләрен яңа һәм күркәм бинада үстерү мөмкинлеге барлыкка килде.
Авыл халкын шундый мөһим вакыйга белән котларга район хакимияте башлы­гы­ның социаль мәсьәләләр буенча урынба­сары Флизә Наил кызы Макеева, мә­дә­ни­ят бүлеге начальнигы бурычларын башкаручы Ольга Владимировна Исхакова, Сә­вәләй авыл Советы авыл биләмәсе башлы­гы Тимур Әхәт улы Галәветдинов килде.
Тасма кисү тантанасыннан соң бәйрәм кунаклары клуб фойесында оста куллылар­ның эшләреннән оештырылган күргәзмә белән таныштылар.
Шулай ук котлау сүзләре белән имам-хатыйп Ягафәров Мәҗит Мотыйгулла улы, “Ак инәйләр” берләшмәсе җитәкчесе, район һәм республика чараларында актив катнашучы, үлән җыючы Бибиямал Минибай кызы Әһлиуллина чыгыш ясады.
Сәвәләй, Бишаул-Уңгар һәм Ибраһим авылларының үзешчән сәнгать осталары зур концерт әзерләгән. Аларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Кыскасы, бу көнне җыр-моң һәм гармун моңнары тынмады.
Киләчәктә дә клуб буш тормасын, ишекләре һәрчак ачык булсын, авыл халкы сәхнә түрендә булып, җырлап-биеп, шатланып кына яшәргә язсын иде, дигән теләктәмен.
Олеся КИРИЛЛОВА.
Читайте нас: