Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
26 ноябрь 2019, 13:40

Фольклор бәйрәме гөрләп үтте

Илтирәк авылында күренекле мордва мәгърифәтчесе, тәүге мордва әлифбасы авторы Авксентий Филиппович Юртовның тууына 165 ел тулуга багышланган фольклор бәйрәме үткәрелде. Чара Башкортстан дәүләт телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән БР Мәдәният министрлыгы һәм БР Башлыгы Гранты ярдәмендә оештырылды.

Халык уеннары
Чара Илтирәк авылына Чишмә, Федоровка, Бишбүләк районнарыннан килгән балаларны каршы алудан башланып китте. Алар Авксентий Юртов яшәгән йортны, ул хезмәт иткән часовняны карап йөределәр, шулай ук мәгърифәтче җирләнгән урынга бардылар.
Соңыннан аларны Илтирәк мәктә­бен­дә туган якның йолалары һәм мә­дәнияте буенча зур квест-викторина көтте. Шулай, командаларга милли ашлар һәм киемнәр турында сөйләргә, туган телне белү буенча ярышырга, хәтта биюләр башкарырга туры килде. Конкурс азагында җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
- Миңа мордва кухнясы турында сораулар аеруча ошады. Мәктәпнең бер бүлмәсендә төрле ризыклардан табын әзерләнгән һәм безгә алар турында сөйләргә кирәк иде. Безгә бирелгән рецепт буенча аның ничек аталуын әйтергә кирәк булды. Бу бездә зур кызыксыну уятты, - дип үзенең тәэс­соратлары белән уртаклашты Бишбүләк районыннан Ольга Горшкова.
Соңыннан балаларны спорт залына чакырдылар. Биредә Саранск шәһә­реннән “Тюштянь налксема” мордва милли уеннары проекты җитәкчесе Павел Мигунов мордва халык уеннары буенча осталык дәресе күрсәтте. Балалар тиз генә андагы кагыйдәләр белән танышып, уеннарга кушылдылар.
Җырларда – халык рухы
Чараны Илтирәк авыл клубында зур бәйрәм концерты дәвам итте. Җыелучы­ларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева сәламләде.
- Авксентий Юртов крестьян гаилә­сендә туган. Алдына максат куеп, шуңа омтылуы, кызыксынучанлыгы аркасында ул мордва мәгърифәтчесе булып китә. Без аның тормышы һәм эшчәнлеген ихтирам белән искә алабыз. Һәркем үз халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белсен, балалары һәм оныклары белән туган телендә сөйләшсен иде. Тарихын белгәннәрнең генә киләчәге бар, - диде Флизә Наил кызы.
- “Покш эрзянь чи” Республика фольклор бәйрәмен үзендә кабул иткән һәм үткәргән өчен Кырмыскалы районына рәхмәт белдерәсе килә. Иң мөһиме, “Зур мордва көне”ндә безнең белән республиканың төрле төбәклә­рендә яшәүче балалар да катнаша. Алар бер-берсе белән танышты, аралашты, ярышты һәм, әлбәттә, дуслашты, - диде БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, Мордва милли-мәдәни үзәге рәисе Юлия Герасимова.
Бу көнне тамашачылар өчен Мордва Республикасының халык артисткасы Нина Спиркина “Арсема” эстрада төркеме белән чыгыш ясады. Аның чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр, ә кайберләре хәтта биергә төшеп китте. Юкка гына: “Җырларда – халык рухы” – димиләр бит, алар йөрәккә үтеп керә. Концерт программасында шулай ук “Эрзя” мордва фольклор ансамбле һәм районыбызның иҗади коллективлары чыгыш ясады.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: