Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
6 декабрь 2019, 16:45

Кабак мәктәбенә - 30 ел

Мәктәп – туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул. Шул көннәрдә Кабак урта мәктәбе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Тантанага ветеран укытучылар, мәктәптә төрле елларда укытып-эшләп киткән укытучылар, хезмәткәрләр, чыгарылыш укучылары һәм бик күп кунаклар - муниципаль район хакимияте баш­лыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Флизә Макеева, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Исәнбаева, мәгариф хезмәт­кәрләре профсоюзы рәисе Кадрия Заһитова, шулай ук Башкорт дәүләт аграр университеты вәкилләре дә чакырылды.
Менә көтеп алган очрашу­ның шатлыклы мизгелләре килеп җитте. Шул гомер эчен­дә авылда ничә буын алышынган, күпме бала туган белем һәм тәрбия алган, күпме укытучы бу балаларга белем биргән. Әлеге вакытта чыгарылыш укучылары тормыш эшчәнлегенең төрле өлкә­ләрен­дә эшләп йөриләр. 34 уку­чы мәктәпне медальгә тәмамлаган. Ә Вәли Абдрахма­нов – техник фәннәр докторы, Антон Свистунов һәм Тимур Гарипов фән кандидатлары дигән исемнәргә ия булганнар.
Чарада Флизә Наил кызы күпьеллык һәм фидакарь хезмәтләре өчен мәгариф ветераннарына һәм укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә намуслы хезмәтләре белән аерылып тор­ган укытучылар Гөлнара Мәкъсут кызы кулыннан Мактау грамоталары алдылар.
Бәйрәм җылы һәм дусларча шартларда үтте .
Рушания ХӘМӘТГАЛИМОВА.
Читайте нас: