Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
10 гыйнвар 2020, 12:10

Яшь укытучыларга - грантлар

Башкортстан мәктәпләреннән 100 яшь укытучы республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан 600әр мең сумлык грант алды.

Шунысы куанычлы, алар исәбендә безнең район укытучылары – Константиновка һәм Прибельский урта мәктәп­ләренең рус теле һәм әдәбияты укы­ту­чы­лары Людмила Олеговна Садыйкова һәм Алия Данис кызы Булатова, шулай ук Ефремкино урта мәктәбенең башкорт теле укытучысы Лилия Азамат кызы Юлдашбаева да бар.
Лилия Юлдашбаева Ефремкино мәк­тәбендә 2006 елда бирле эшли.
- Тәүдә конкурска үземнең казанышлар һәм проектлар турындагы папканы җибәрдем. Дөресен әйткәндә, грант алырмын, дип уйламаган идем. Хәтта бүләк­ләнүчеләр исемлегендә үземнең фамилияне күргәч, хәтта шалтыратып, бүләк тапшыру тантанасына чакыргач та ышанмый тордым, - дип үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты Лилия Азамат кызы.
13 ел педагогик стажы булган Лилия белемен камилләштерүен дәвам итә - Башкорт дәүләт университеты аспирантурасында укый.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбировның указына ярашлы, Грант 2019 елның июлендә авылда эшләүче яшь укытучыларга ярдәм йөзеннән булдырылды. Киләсе елда ул 150 белгечкә тапшырылачак. Бу грантка 35 яшькәчә булган авыл җирендә ике елдан артык эшләгән укытучылар дәгъва итә ала. Укытучыларны грантка муниципаль район мәктәпләре һәм мәгариф бүлекләре тәкъдим итә. Республиканың мәгариф министрлы­гының мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 40 меңнән артык педагог исәпләнә. Моңардан тыш, олимпиадаларда җиңүче­ләргә һәм аларның нәсыйхәтчеләренә - 60ар мең һәм призерлар һәм нәсыйхәтчеләренә 30ар мең сум премия каралган.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: