Үзән
-4 °С
Ясно
Тантана
31 Декабря 2020, 21:00

Халыкка шатлык өләшәләр

Прибельский модельле мәдәният йортында “Прибельские зори» рус халык җырлары хорының 20 еллык юбилеена багышланган зур бәйрәм үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Тантаналы чарада муниципаль район хакимияте Советы секретаре А.Ф.Сабиров, Республика халык иҗаты үзәгенең баш белгече Н.М.Кан­­дакова, Заһир Исмә­гыйлев исемендәге Уфа Дәү­ләт сәнгать институты доценты, БРның атказанган укытучысы С.А.Слягузова, Республика халык иҗаты үзә­генең мәдәният йорты директоры Г.Г.Зарипова һәм башкалар катнашты.
Альфир Фәрхәт улы юбилярларга изге теләкләрен җиткергәннән соң, мондый иҗади берләшмәләр ярдә­мендә районда яшәүчеләр төрле халыкларның милли мәдәнияте белән таныша, йолаларның һәм гореф-гадәтләрнең матурлыгын танып белә ала, дип билгеләде.
20 ел – аз вакыт түгел. Бу чорда коллектив бик күп талантлы кешеләргә канат бирде, төрле конкурсларда, фес­ти­валь­ләрдә катнашып, югары казанышларга иреште. Райондагы чаралар да алар катнашлыгыннан башка узмый.
Хор әгъзалары атнасына берничә тапкыр барлык эш­ләрен калдырып репетиция­ләргә йөриләр. Мондагы төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләрен, әлбәттә, халык җырларына мәхәббәт бер­ләштерә. Узган елда хор составы ир-егетләр белән тулыланды, шулай итеп репертуарда катнаш хорлар өчен патриотик, лирик җырлар да барлыкка килде. Шунысы куанычлы, дистә еллар үтсә дә, халык җыр­ларының матурлыгын башкаларга җиткерү -коллек­тивның төп максаты булып кала.
Дарья Якунина, “Прибельские зори” хоры җитәкчесе.
Читайте нас