Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
23 апрель 2021, 10:17

Безнең бурыч - халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү

Район Мәдәният сараенда Урындагы үзидарә хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде.

Муниципаль хезмәткәрләрне һәм депутатларны район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров котлады.
- Урындагы үзидарә иң көчле институтларның берсе булып кала, аның ярдәмендә һәр кеше идарәдә катнашуга конституцион хокукларын гамәлгә ашыра. Урындагы әһәмиятле мәсьәлә­ләргә без халыкның тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле барлык проблемаларны да кертәбез. Хәл ителәсе мәсьәләләр исемлегенә чүп реформасы, су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау, газ үткәрү, юллар төзү, балалар мәйданчыклары урнаштыру һ.б. керә. Барлык бу мәсьәләләр белән муниципаль хезмәткәрләр шөгыльләнә. Алар­ның хезмәтләре нәтиҗәсендә безнең район республикада барлык төп күрсәт­кечләр буенча лаеклы урын алып тора, - диде Әлфир Фәрхәт улы һәм җыелу­чы­ларга сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде.
Бу көнне намуслы хезмәтләре һәм югары һөнәри осталыклары өчен район­ның урындагы үзидарә органнары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре бүләк­ләнде.
Шулай, икътисад һәм финанс эш­чәнлеге өлкәсендәге шәхси казанышлары өчен финанс идарәсе башлыгы урынбасары Эльвира Хәкимовага “Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде. Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен балигъ булмаганнарның эшләре буенча комис­сиянең җаваплы секретаре Әлфия Хөс­нетдинова Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынба­сарының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, район хакимиятенең эшләргә идарә итүчесе Фәргать Котлыбаевка “Башкортстан Республикасының 100 еллыгына” юбилей медален тапшырдылар.
Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең сайлау кампа­нияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча уңышлы эшләре өчен участок сайлау комиссиясе әгъзалары - Лалә Назыйрова һәм Айгөл Туймакаева Рәхмәт хатларына, Прибельский авыл биләмәсе башлыгы Наталья Суркова Үзәк сайлау ко­миссиясенең Мактау грамотасына лаек булды.
Торак программаларын тормышка ашыру секторы мөдире Азамат Латыйпов һәм Подлуб авыл Советы авыл биләмәсе водителе Леонид Михеев Башкортстан Республикасы Кырмыскалы районы баш­лыгының Рәхмәт хаты белән бү­ләкләнде.
Рим Әһлетдинов, Гүзәл Арслан­бәкова, Гөлнара Зарипова, Гөлйөзем Уразбахтина, Зифа Хәсәнова, Елена Абдуллаева, Надир Әюпов, Иван Вардаков, Анатолий Буйлов, Әлфия Гайсина, Ли­лия Кәримова, Раиса Еремина, Зөлфирә Кинҗәголова, Мидхәт Насыйров, Елена Семенова, Флүзә Сөләй­манова, Вероника Фәхретдинова, Гөлфия Хәлиуллина “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” берлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Башкортстан Республикасы Кырмыскалы район Советының Мактау грамотасы белән Иске Муса авыл биләмәсе башлыгы Илмира Галиәхмәтова, 1нче категорияле бухгалтер Айгөл Сәфи­уллина һәм муниципаль район Советы депутаты, 81 нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Илдус Хәмитов бүләк­ләнде.
Бу бәйрәм көнендә Салават Әюпов, Эльвина Бәкирова, Айдар Мөхәм­мәт­гәрәев, “Виват” балалар сәнгать мәк­тәбенең халык академия вокаль ансамбле (җитәкчесе Елена Хәбибуллина), “Егет­ләр” балалар вокаль ансамбле һәм аның солисты Ислам Алдакаев (җитәкчесе Салават Әюпов) моңлы һәм дәртле җырларын тантанада катнашучыларга бүләк итте.
“Далан” Үрнәкле хореография һәм республиканың атказанган халык иҗаты коллективы (җитәкчеләре Альбина һәм Артур Юлыевлар), “Йолдыз” Үрнәкле халык биюләре (җитәкчеләре Гөлназ Хәкимова, Эмиль Сөярголов) ансамбль­ләренең чыгышлары тамашачыларның күңеленә хуш килде. Һәр чыгышны алар көчле алкышларга күмделәр.
Соңыннан Балалар һәм үсмерләр мәктәбендә үткәрелгән спорт фести­валендә муниципаль хезмәткәрләр ГТО нормаларын тапшырып, көчләрен һәм чыдамлыкларын сынап карадылар. Программа турникта күтәрелү, яткан килеш кулларны бөгү, аякларны туры куеп, баскан килеш алга иелү, урыннан озынлыкка сикерү, электрон мылтыктан ату кебек сынаулардан торды, шулай ук алар “Күңелле стартлар”да катнашты.
- Бу чарада зур теләк белән рәхәт­ләнеп катнаштым. Без аерым физик күрсәткечләр буенча тест үткәреп кенә калмадык, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, шулай ук бик күп уңай тәэс­соратлар да алдык, - диде авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Руслан Зиннәтуллин.
Спорт ярышлары йомгаклары буенча “Муниципаль район хакимияте” - беренче, “Авыл биләмәләре башлыклары” – икенче, “Авыл хуҗалыгы идарәсе” – өченче, “Муниципаль район хакимияте-2” – дүртенче һәм “Финанс идарәсе” командасы бишенче урын яулады. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Марина Викторова.
Читайте нас: