Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
19 сентябрь , 11:45

“Үтәгән уеннары” фестивале гөрләп үтте

Районда “Үтәгән уеннары” дип исемләнгән республика фестивале үткәрелде.

“Үтәгән уеннары” фестивале гөрләп үтте
“Үтәгән уеннары” фестивале гөрләп үтте

Республика күләмендәге бәйрәм
Фестиваль кунакларын район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров сәламләде.
- Сезне бүгенге бәйрәмдә күрүемә бик шатмын. Ул яңадан хезмәт, халыклар дуслыгы, кече Ватаныбызга сөю һәм хөрмәт символына әверелде. Бу республика күләмендәге бәйрәм. Безгә Архангель, Иглин, Дәүләкән, Әбҗәлил һәм Гафури районнарыннан, төрле авыл биләмәләреннән дә кунаклар килде. Матур, эчтәлекле һәм күңелле фестиваль килеп чыкты. Ярдәмнәре өчен республиканың мәдәният, эшкуарлык һәм туризм, урман хуҗалыгы министрлыгына, югары әзерлек өчен чараны оештыручыларга рәхмәт белдерәм, - диде Альфир Фәрхәт улы.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Тимергали Уразгулов барысына да күтәренке кәеф теләде.
- Үтәгән авылының тарихы бай һәм ул хәрбиләр, хезмәт ияләре, фән һәм сәнгать эшлеклеләре кебек күренекле тарихи шәхес өчен кече туган ягыбыз булып тора. Әлеге вакытта махсус хәрби операциядә дистәләгән үтәгәнлеләр нацистларка каршы көрәшә. Авылдашлар үз геройларын онытмыйлар һәм аларга һәрвакыт ярдәм итәләр. Хәзер дә бәйрәм җыеннарыннан кергән бөтен акча сугышчыларга ярдәмгә китәчәк, - диде Тимергали Рәлис улы.
БР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгиз Фәткуллин әлеге чараның мөһимлеген билгеләп үтте.
- Мондый пландагы фестивальләр безнең өчен бик кирәк. Хәзер, илебез өчен катлаулы вакытта, республикабыз халкы берләште. Фәкать берләшеп кенә алга бара алачакбыз, - диде Илгиз Лирман улы.
Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Азамат Галин үз тәэссоратлары белән уртаклашты.
- Бүген үтәгәнлеләр искиткеч бәйрәм үткәрә. Мондый чаралар безне сындыра алмаячагын күрсәтә. Без бергә! - дип уртаклашты Азамат Ансар улы.
Программа чикләрендә
Фестиваль урындагы халыкны гына түгел, республиканың башка районнарыннан килгән кунакларны да берләштерде.
Кайберәүләр үзләренең мул уңышын күрсәтергә, үстерү тәҗрибәләре белән уртаклашырга килсәләр, ә икенчеләре кабактан әзерләнгән тәмле ризыкларны һәм эчемлекләрне авыз итеп карадылар. Шулай ук фестивальдә иң зур кабак
үстергән ихата билгеләнде. Быел Сихон авы лын нан Галина Александровна Сольева җиңүче булды.
Бәйрәмне оештыручылар күргәзмә үткәрде. Шулай, киштәләрнең берсенә үтәгәнлеләр куйган кабакны фестиваль кунаклары бик теләп сатып алдылар. Ә җыелган акчаларны авыл халкы махсус хәрби операция сугышчыларына җибәрделәр - алар УАЗ машинасы өчен тәгәрмәчләр һәм алмаш частьлар сатып алуга тотынылачак.
Шулай ук бу көнне махсус хәрби операция зонасындагы хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәрләрен үрү буенча барлык теләүчеләр катнаша алган мәйданчык эшләде. Прибельский авылының эзләнү отряды укучылары бәйрәм чарасына Ленинград һәм Волгоград өлкәләрендә сәфәр вакытында табылган Бөек Ватан сугышы артефактларын алып килгәннәр.
Галия Байгускарова тумышы белән Үтәгән авылыннан. Гаиләсе белән Стәрлетамак шәһәрендә яши. Ул авы дашларының мессенджер статусында үткән еллар бәйрәменең фотоларын, видеоларын күреп, шулай ук бу чарада катнашырга теләгән.
- Бәйрәм мондый күләмле булыр дип уй ламаган идем. Авылым өчен бик шатмын һәм аның белән горурланам. Мин монда тудым, нәнәем монда яшәде, җәйге каникулларга һәрвакыт аның янына кунакка кайта идем. Кызганычка каршы, ул безнең арада юк инде. Хәзер без гаиләбез белән бабабыз янына кунакка кайтып йөрибез, - дип уртаклашты Галия.
Икенче ел кабак бәйрәменә “БР сәламәтлек сәнгате” халыкка сәламәтлекне пропагандалау төбәк иҗтимагый оешмасыннан олы яшьтәге Уфа халкы да килә.
- Бик шәп чара! Былтыр ул авыл биләмәсе күләмендә үткәрелсә, быел республика күләменә ия. Чараны оештыручыларга, кунакчыл үтәгәнлеләргә бәйрәм өчен рәхмәт! - диделәр проектта катнашучылар. Төрле районнардан килгән кунаклар үзләренең тәэссоратлары белән уртаклаштылар.
- Элек без бу бәйрәм турында ишетеп кенә белсәк, быел анда үзебез катнаша алдык. Без Иглин районыннан килдек. Кабактан тәм-томнар әзерләдек. Учакта коймак пешереп, бәйрәм кунакларын сыйлаячакбыз. Шулай ук безнең спортчылар уктан ату конкурсында да катнашачак, - диде Иглин районы вәкиле Нәзирә Шәрәфетдинова.
Лаеклыларга - бүләк
Бу көнне Айрат Баемов, Динара Батталова, Салават Заһидуллин, Мөнәвәрә Шакирова БР Мәдәният министрлыгының
“Мәдәниятне һәм халык иҗатын саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлешләре өчен” Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Шулай ук Гөлгенә Батталова, Равилә Баемова, Винера Заһидуллина, Зифа Нафикова, Риф Йөзлекбаев район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
“Югары гражданлык позициясе, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашулары өчен Рәмзит Галиәкбәров, Айрат Искәндәров, Диларә Кодайгулова, Илдар Әлмөхәммәтов, Регина Биккулова, Кирилл Елизаровка Башкортстан эшкуарлары волонтерлар штабының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Концерт номерлары белән сөендерделәр
Бәйрәмдә башкорт эстрадасы йолдызлары да чыгыш ясады. Башкортстанның атказанган артисты Минзифа Искужина, республиканың халык артисты Артур Туктагулов, Илдар Абдуллин, Тимур Рамазанов, башкорт филармониясе курайчысы Илнур Хәйруллин, шулай ук район Мәдәният сарае артистлары үзләренең матур чыгышлары белән халыкны сөендерделәр.
Районның визит карточкасы
2022 елның мартында Радий Хәбиров республика шәһәрләрендә һәм районнарын да Башкортстан халкы һәм кунаклары өчен визит карточкасы һәм җәлеп итү ноктасы булачак төп вакыйгалы чараларны оештырырга һәм үткәрергә кушты.
Республика муниципалитетларында, шул исәптән Кырмыскалы районында да бренд бәйрәме – “Кабакфест” барлыкка килде. Бер көнгә Үтәгән авылы район халкы өчен генә түгел, республиканың башка районнары һәм шәһәрләреннән килгән кунаклар өчен дә җәлеп итү урынына әверелә.
Ә тантана сәбәпчесе - кабак
Авыл халкын берләштерә торган мондый чара үткәрү идеясе күптән туган иде инде. 2021 елда инициатив төркем төзелде. 2022 елда беренче “Кабакфест” үткәрелде, 2023 елда - икенчесе. Һәм без бренд чарасы исемен алдык. Фестиваль дә катнашучыларның һәм кунакларның географиясе елдан-ел киңәя. Беренче ел да көзге бәйрәмдә 500гә якын кеше катнашса, былтыр инде алар ның саны 1000гә җитте.
БР муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының бренд чараларына дәүләт ярдәме сизелерлек. Җиңүчеләр 500әр мең сум ала. Еллык субсидиянең гомум күләме 31,5 миллион сум тәшкил итә. 2023 елда бренд чараларында катнашучылар һәм килүчеләр саны 275 мең кеше тәшкил итте.
Галия Кәримова.

“Үтәгән уеннары” фестивале гөрләп үтте
“Үтәгән уеннары” фестивале гөрләп үтте
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: