Бу мәдәният өлкәсе учреждениеләрен үстерү чараларын, “Мәдәният инфраструктурасын үстерүнең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсен тәэмин итү” (“Мәдәни мохит”) төбәк проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу көнне биредә бик күп халык җыелды, алар арасында ветераннар да, яшь буын вәкилләре дә бар иде. Чара кунаклары алдында районның бию коллективлары һәм вокаль төркемнәре зур булмаган концерт программасы белән чыгыш ясады.
- Кырмыскалы районы - күпмилләтле. Биредә 30дан артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Алар нәкъ мәдәният өлкәсендә аеруча ачык күренә. Төрле иҗат коллективлары милли колоритны, талантларын һәм йолалар үзенчәлекләрен ачык күрсәтә. Нәкъ шуңа күрә мәдәният учреждениеләренә эшчәнлек һәм үсеш алу өчен уңайлы һәм имин шартлар тудырырга тырышырга кирәк, - дип билгеләп үтте муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча
урынбасары вазыйфаларын башкаручы Андрей Матвеев.
Андрей Валентинович Кырмыскалы Үзәкләштерелгән китапханә системасының беренче категорияле китапханәчесе Айгөл Ярмиева, Олыкүл авыл мәдәният йорты оештыручысы Илнур Бикташев, Балалар сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать классы укытучысы Гөлсем Ташлыкова, “Стройбытсервис” җәмгыяте директоры Равил Кыямовка “Халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүдә күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен” муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
- 1976 елда нигез салынганнан бирле бу учреждение урындагы халык өчен мәдәни тормыш үзәге булып кала. Ә хәзер яңартылган клубка кеше тагы да күбрәк йөри ячәк, - диде Ләйсән Наил кызы. Олыкүл авылында 4000нән артык кеше яши. Мәдәният учреждениесендә 200 гә якын, шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр шөгыльләнә. Махсус программалар һәм чаралар аларга үз сәләтләрен үстерергә генә түгел, ә авылның актив мәдәни тормышы
ның бер өлеше булырга да ярдәм итәчәк.
Биредә яңартылган бию һәм музыка класслары, спорт һәм актлар заллары бар. Икенче катның идәне плиткага алыштырылган, шулай ук инженерлык коммуникацияләре системасы яңартылган. Ремонт эшләренең гомуми бәясе 18 миллион 75 мең сум тәшкил иткән. Аның 14 миллион сумы - республика, 4 миллион 75 мең сумы урындагы бюджеттан бүленгән.
Мәдәният йортында “Батыр” спорт клубы, бию түгәрәкләре эшли, шулай ук китапханә һәм балалар сәнгать мәктәбенең филиалы бар. Мәдәният йортының төп бурычлары - яшьләр һәм өлкәннәр өчен ял оештыру, үзешчән иҗатны үстерү.
Биредә яшь буынны тәрбияләү һәм халык йолаларын саклау өчен нигез булдырып, мәдәни һәм иҗтимагый чаралар үткәрелә. Яңа җиһазлар һәм яңартылган инфраструктура иҗат коллективларына үсеш алырга һәм үз идеяләрен тагын да югарырак дәрәҗәдә тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңартылган мәдәният йорты районның мәдәни тормышын үстерүдә мөһим этап булачак.
Светлана КАРПОВА.