Табигать хәзинәләренә бик тә бай безнең яклар. Урман-таулар да, елга-күлләр дә, хәтта мәмерҗәләр дә бихисап бездә. Бу язмамда сүз Кырмыскалы һәм Иглин районнары чигендә урнашкан Хан тавы һәм мәмерҗәсе турында барачак.
Агыйделне чыгып, сукмактан өскә күтәреләбез. Күз алдында тирә-якны биек-биек кыялар белән уратып алган искитәрлек зур, тирән чокыр барлыкка килә. Агачларга тотынып, сукмактагы зур-зур ташларны урап үтеп, аска төшәбез, мәмерҗәгә якынлашабыз.
Әнә, авызын зур итеп ачкан аҗдаһа кебек кабып йотам сезне дигәндәй, тип-тигез кыялар астында мәмерҗәгә керү урыны. Әле без тирәнлеге 20-25 метрлы чокыр астында. Алда бик күп ташлар. Аларга тотынып, мәмерҗәгә керә башлыйбыз. Салкынлык шундук сизелә. Өстән катлам-катлам ташлар килеп төшәрдәй кебек. Шулай да кызыксыну көчлерәк. Авызының киңлеге 15-20 метр булса, тагы шул тирәнлеккә төшәбез.
Әкият дөньясы... Бу матурлыкка сокланып, тып-тын басып торабыз.
Бик зур зал. Өстән төшкән яктылык җитми. Идәннән түшәмгә чаклы 30 метр озынлыктагы боз баганалары каршылый. Аларны кочаклап исәнләшәбез. Бик матур алар. Колач җитмәслек юанлыкта. Алар тирәсендә, мәмерҗәнең идәнендә дистәләгән сталагмитлар, түшәменнән сталактидлар асылынып тора. Беләк юанлыгында метр-метр ярым озынлыктагы бозлар. Әкияттәге гномнар кебек өстән тамган тамчылардан барлыкка килгән алар.
Сул як стена яклап бәләкәй генә күл. Фонарь яктысында төбе күренеп тора. Мәмерҗәдән чыккач, шул су белән чәй эчтек – бик тәмле.
Мәмерҗәгә төшкән саен бер вакыйга искә төшә. “Яшь чак – кызу чак” дигәндәй, зур залның стенасында гәүдә сыярлык керер урын таптым һәм шунда кереп киттем. Борылышлар күп, сукмак тармаклана башлады: эчкә, сулга, уңга китә. Кайсысыннан киткәнмендер – адаштым. Дию пәрие булып кычкырсаң да, беркем ишетмәс. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, фонарь да сүнде. Шушы салкын ташлар арасында мәңгелек йортны табасы килми. Элек картлар әйткәне искә төште. Кесәдән кәгазьләр таптым, шырпы да бар – яндырдым. Ялкыны бер якка ятты. Һава кергән юнәлештә атлый башладым. Чыгу юлы бик озак булып тоелды. Ташларга тотына-тотына зур залга килеп чыктым. “Аллаһ бар ул”, - дидем. Нишләптер без авыр вакытларда гына Ходай Тәгаләне искә төшерәбез. Ул һәрвакыт безнең күңелләрдә булырга тиеш.
Монысы яшь вакыт. Әле зал буйлап алга атлыйбыз. Аяк астында бик зур ташлар ята – мәмерҗә җайлап җимерелә. 200 метрлап атлагач, каршыда стена күренде. Анда бөтен мәмерҗә киңлегенә (30 метрлап) зур күл. Таш ыргытабыз, тиз генә төшеп җитә алмый – тирән.
Без 5-7нче сыйныфларда укыганда кыш көне дә, җәен дә малайлар белән алты чакрым юл үтеп, шушы табигать матурлыгын күрергә килә идек. Истә: ул вакытта күл юк, ә зур зал бик еракка китә иде. Борынгылар әйтә килгәннәр: шушы мәмерҗә буйлап Уфага кадәр атлар белән барып булган.
Исемдә: Мәмерҗә җимерелмәгән иде әле, аяк астында бөтен зал буйлап сөякләр. Бик зурлары да бар. Борынгы кешеләр яшәгән монда. Сунардан алып кайткан табышларын пешереп ашаганнар, күрәсең.
Икенчедән, җанварлардан качкан боланнар, пошилар мәмерҗә чокырына сикергәннәр, залга кергәннәр. Куып килгәннәре дә, алардан качканнары да кире чыга алмый, шунда үлеп калганнар.
Борынгы кешенеке микән, беренче килгәндә баш сөяге таптык. Тотып та карадык. Аны стена буена ташлар белән кадерләп күмеп куйдык.
... Мәмерҗәнең матурлыгын фотога төшереп, саубуллашып якты дөньяга чыгабыз. “Исәнме, кояш! Сәлам, горур кыялар! Без сезгә тагын да килербез”.
Мәмерҗәдән чыккач, төньякка таба сукмак буйлап Хан тавына менә башлыйбыз. Урман эченнән озак атларга туры килә. Шулай да менеп җиттек. Ул тауга барып җиткәнче борынгы каберлекләрне үтәбез. Аның турында язармын әле. Менә Хан тавы. Өсте – зур тигезлек, ул еракларга сузыла. Көньяктан бик текә булып тау Иделгә аякларын юарга төшкән кебек. Ямьле Агыйдел текә кыяларны кочаклап бормаланып аккан урын ул. Саф сулы Инҗәр бәләкәй абыйсы Симгә кушылып, икәүләп олы апалары Агыйделгә килеп сыеналар монда.
Мәңгелек ул тау. Мин - бөтен дөнья сакчысы дигән кебек, усал җилләргә, давылларга, дошманнарга бирешмәгән ул. Тау башынан Шәрәй, Акташ, Сахай, Бельский гына түгел, Кырмыскалы, Прибельский авыллары да уч төбендә кебек күренә. Шушы тау башында 4-6 гасырларда (мең дә биш йөз ел элек) хан ыруы яшәгән. Сунарчылык, иген үстерү, җиләк-җимеш җыю – аларның көндәлек хезмәте булган. Тирә-якта дошманнар да күп булган. Шуның өчен ир затларына бик еш сугыш коралларын кулларына алырга туры килгән.
Азыкларын, запас сугыш коралларын мәмерҗәдә саклаганнар. Тәннәрендәге яраларын да мәмерҗәдә дәвалаганнар. Анда еллар буе салкын – микроблар юк.
Ханнарның хуҗалыгы көчле булган. Дөнья көтәр өчен барысын да үзләре әзерләгәнәр. Шулай да, бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Көннәрдән беркөнне Хан кабиләсенә дошманнар һөҗүм иткән – көчле сугыш чыккан. Ике яктан да югалтулар күп булган. Ханның гаскәре җиңгән. Үлгәннәрне күмеп, исән калганнары бар мөлкәтләрен җыеп, бу таудан киткәннәр. Кайсы якларга, ничек? Тарих бу хакта бернәрсә дә әйтми.
...40 ел элек җәй көне мәмерҗәгә бардык, тауга күтәрелдек. Каберлекләрдә археологлар эшлиләр. Без дә карап тордык. Каберләр тирән түгел. Өчәр кат кеше сөякләре - балалар, хатын-кызлар, ир затлары. Археологлар әйтүенчә, бик ашыгыч күмгәннәр. Күбесенең сөякләре арасында ук очлары, кинжал, кылыч саплары (алары черемәгән, бронза, көмеш, алтыннан эшләнгән). Хатын-кызларның төрле матур ташлардан эшләнгән беләзекләр, муенчалар сакланган. Шунда ук матур итеп эшләнгән каеш башлары. Соңгы сугыштан элегрәк күмелгән кешеләрнең баш очларында балчыктан яндырып эшләнгән савытлар.
Шулай да, бер кабер башкалардан аерылып тора. Бик зур, тирән итеп чокылган. Хан кабере, диде археологлар. Баш очында алтын-көмеш савытлар, төрле сугыш коралларының череми калган өлешләре. Нинди металлдан ясалгандыр, ялтырап торган очлы баш киеме. Шунда ук хатын-кызлар сөякләре тезелеп салынган. Ат сөякләре дә бар. Йоласы шулай булган: ул заманнарда ханнарны яраткан хатыннары, яраткан атлары, кораллары белән бергә күмгәннәр.
Хан тавында басып торабыз. Аста, еракларда матур дөньяның иге-чиге юк кебек. Чынлап та, бу тауда үзеңне бөек хан итеп тоясың.