Мин борылып-борылып аккан матур Агыйдел елгасы буена якын гына урнашкан Кырмыскалы районының Сахай авылында моннан 66 ел элек Гелмиҗиһан Йөзлекбай кызы белән Рәхимҗан Нигъмәтҗан улы Миһрановларның гаиләсендә биш малай арасында алтынчы бала булып дөньяга килгәнмен.
1960 нчы елны Сахай урта мәктәбенә беренче сыйныфка укырга бардым һәм 1970 нче елны 10 сыйныфны уңышлы тәмамлаганнан соң Стәрлетамак шәһәрендә секретарь-машинистка-стенографистка һөнәрен үзләштереп, төрле вазыйфаларда эшләдем.
Мине Белорет-Чишмә тимер юлы төзелеше гөрләп барган 11нче Мехколоннага чакыртып алдылар - оешмага ашыгыч рәвештә секретарь-машинистка кирәк иде.
Биредә начальник булып А.В.Понамарев һәм кадрлар бүлеге начальнигы Г.А.Поносова каршы алды. Алар мине машинка артына утыртып, бер текстны басып күрсәтүемне сорадылар. Начальник мин баскан текстны кеарады да: “Галина Аркадьевна, пишите приказ о принятии на работу Мигранову Рашиду Рахимьяновну секретарем”, - диде. Миңа шунда ук гариза язарга куштылар һәм икенче көнне үк эшкә чыктым. А.В.Пономарёвны инженер итеп күчергәч, бирегә икенче начальник Степан Сергеевич Ховаев тәгаенләнде. Аны Киев шәһәреннән китереп куйдылар. Безнең Трест Киев шәһәрендә иде. Олы яшьтәге начальник Степан Сергеевич мине үзенең кызы кебек күрде, һәр көнне иртән хәлемне белем, эшләрем белән кызыксына торган иде. Ул бик акыллы җитәкче булды, безне бик хөрмәт итте. Биредә төрле милләт кешеләре – урыс, татар, чуваш, украин һәм башкалар эшләде, әмма коллективыбыз бик тату, бердәм булды. Бер-беребезне хөрмәт итеп, туган көннәрне, төрле бәйрәмнәрне бергә үткәрдек.
Биредә үз мәхәббәтемне Авыргазы районыннан Иске Акташ авылына күченеп килгән Илнур Мөхәрләм улын очраттым. Ул экскаватор машинисты булып эшли иде. Без очрашып, дуслашып йөрегәннән соң, 1975 елда алмагачлар ап-ак чәчкәләргә күмелгән мәлдә гөрләтеп туй үткәрдек.
Илнурның әтисе Хәбибуллин Мөхәрләм Насыйбулла улын район партия оешмасы секретаре Батанов Николай Яковлевич Иске Акташ авылы клубына мөдир итеп тәгаенләгән. Ул вакытта клуб гөр килеп торды: төрле шәһәрләрдән артистлар килеп театр, концерт куйдылар. Әти үзе дә Иске Акташ авылындагы егет-кызларны чакырып, үзешчән сәнгать түгәрәге оештырды.
Әти белән әни Габидә Имаметдин кызы баһадирдай дүрт ул үстергәннәр. Барысы да Ил алдындагы бурычларын үтәп кайтып, төрлесе төрле һөнәргә укып чыгып, өйләнеп бик матур тормыш көттеләр. Матур итеп балалар үстерделәр. Ә без әти-әниләр, күршеләр белән бик тату, әйбәт яшәдек. Илнур белән ике кызга гомер биреп, аларны тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырдык.
1975 елның март аенда мине намуслы эшләгәнем өчен Мәскәү шәһәренә путевка белән беләкләделәр. Биредә төрле оешмалардан, колхоз-совхозлардан бик күп хезмәт алдынгылары барды. Без поездда барган чакта бик күп кешеләр белән таныштык. Минем өч туган абыем Миһранов Рифкать Газизҗан улы “Победа” колхозында алдынгы чөгендер үстерүче иде. Фрунзе исемендәге колхоздан Социалистик Хезмәт Герое, данлыклы чөгендерче Фәрит абый Садыйков белән таныштык. Мәскәүгә барып төшкәч, кунакханәгә урнаштырдылар. Төрле-төрле истәлекле урыннарда булдык. Җиңүнең 30 еллыгына багышланган тантанада катнашып, Советлар Союзы маршалы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Чуйков Василий Иванович белән фотога төшү бәхетенә ирештем.
Мәскәүдә безне ВЛКСМ Өлкә Комитетының “Молодой гвардеец пятилетки” дигән көмеш медаль белән бүләкләделәр.
Хезмәт юлым - “Хезмәт даны”нда
Кырмыскалыга күченеп килгәнче дә мин яшь чагымда вакытлыча район гәзите “Хезмәт даны” (“Трудовая слава”) редакциясендә эшләп киткән идем. Ул вакытта мөхәррир булып Алдакаев Әсхәт Сөнәгать улы эшли иде. Үз эшен яраткан, таләпчән, белемле мөхәррир булды. Әгәр дә гәзит битендә берәр генә хата китсә, ул үзенең бүлмәсенә чакыртып, аңлатма яздыра иде. Ул вакытта Мидхәт Гандәлиф улы Рәҗәпов – аның урынбасары. Миңа һәрвакыт ярдәм кулы сузды, үземнең абыем кебек булды.
1980 елда Илнур 8нче юл төзелеш оешмасына эшкә урнашты һәм безгә Кырмыскалы авылында өч бүлмәле фатир бирделәр. Шулай итеп, без 1986 елда Кырмыскалы авылына күченеп килдек.
Район үзәк дәваханәсендә кадрлар бүлеге мөдире булып эшләгән Борханова Хәния декретка чыгу сәбәпле, мине аның урынына эшкә алдылар. Бер ел да үтмәде, Хәния үз урынына эшкә чыкты. Һәм мин район гәзите мөхррире Мидхәт Гандәлиф улы Рәҗәповка эш сорап мөрәҗәгать иттем.
Мидхәт абый мине ачык йөз белән каршы алды һәм болай дип сүз башлады: “Рәшидә, безнең татар бүлегенә машинистка кирәк, син бит бездә элек вакытлыча эшләп киткән идең. Эшнең асылын беләсең, татар бүлегенә эшкә чакырам, ничек уйлыйсың?” - дип сорап куйды. Ә мин икеләнеп тормадым, шунда ук ризалыгымны бирдем. Шулай итеп, 1987 елда район гәзитендә эш башладым. Яңа коллективка өйрәнеп китү авыр булмады. Анда белемле, уңган, үз эшләрен яратып, намус белән башкарган кешеләр эшли иде. Миңа татар бүлегендә тәҗрибәле тәрҗемәчеләр Рәсидә Абдулла кызы Әминева, Ләйлә Мәхмүт кызы Бәкирова, корректор Фарика Галимулла кызы Мөхәмәтгалина, Әхәт Бикмөхәммәт улы Юлмөхәмәтов, район гәзитенең дубляж буенча мөхәррир урынбасары Марат Гыйниятулла улы Хәсәнов, Фәнил Хәлиулла улы Солтанов, Эльза Абделхак кызы Саттарова, Галия Салимова, верстка буенча секретарь Сания Барый кызы Яфаева, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Тәлгать Фәрит улы Мөхәмәтҗанов, Роберт Абдулла улы Уразбахтин, секретарь Дилә Фәрит кызы Абдуллина, соңрак безнең татар бүлегендә Зөләйха Чүли кызы Узакова һәм башка бик күпләр белән эшләргә туры килде. Рәсидә апа белән Ләйлә апа лаеклы ялга чыккач, безнең татар бүлегенә тәрҗемәче итеп Венера Гафарованы алдылар. Ул үз эшен яраткангадыр, ул бүгенге көнгәчә шунда хезмәт сала. Хәзер ул тәрҗемәче генә түгел, Журналистлар берлеге әгъзасы - авылда яшәгән алдынгы, хөрмәткә лаек кешеләр турында язмалары гәзит битләрендә басылып тора.
Күрше бүлмәдә генә баш бухгалтер Мөнирә апа Әсәдуллина утыра иде, ул бик шаян кеше булып чыкты, бүлмәгә кереп, безгә төрле кызык хәлләр турында сөйләп, көлдереп, күңелләрне күтәреп чыга торган иде. Ул лаеклы ялга чыккач, баш бухгалтер булып Фәнисә Әхмәт кызы Бәкирова килде. Редакциядә эшләве бигрәк тә күңелле иде. Берничә ел рәттән профсоюз оешмасы рәисе булдым.
Редакция ике катлы агач бинаныж икенче катында урнашкан иде, ә аста - типография. Анда эшләүче кызлар линотип машинасы артына утырып, без баскан материалларны җыялар иде. Анда линотипистка Сирена Саттарова, Венера Моратова, версткалаучы Валентина Мостаева, гәзит басучылар Галина Магомедова, Гамзат Магомедов, Галина Хабирова, Илүзә Баһаветдинова эшләде. Без алар белән бертөптән, бер коллектив булып эшләдек, барлык бәйрәмнәрне бергәләп үткәрә идек. Хәтта “Поле чудес” уены, төрле конкурслар оештырган булды. Яңа ел бәйрәменә шушы коллективта эшләгән хезмәткәрләрнең балалары чакырыла. Үзебезнең Кыш бабай, Кар кызы булып киенеп, балаларны төрле уеннар уйнатып, күчтәнәчләр, төрле уенда җиңүчеләргә бүләкләр өләшкәнебез әле дә хәтеремдә.
Мидхәт абый белемле җитәкче булды, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, һәрвакыт ярдәм кулын сузды, тиешле акыллы киңәшләрен бирде. Кайда гына эшләсәм дә, һәрвакыт алдынгылар сафында булдым, бик күп Мактау кәгазьләрем, Дипломнарым бар. Хезмәт ветераны исеменә лаек булдым. Кешеләрне үзем дә һәрвакыт хөрмәт иттем, шуның өчендер дә бәлки, тормыш юлымда тик яхшы кешеләргә генә тап булдым. Бергә эшләгән хезмәттәшләремне һәрвакыт якын күрәм, сагынып искә алам. Һәм әлеге вакытта очрашып, бер-беребезнең хәлен белеп, күрешеп, аралашып яшибез.
Машинкалар заманча техника - компьютерларга алмаштырылды. Уфадан Виденеев дигән кеше килеп, безне компьютерда эшләргә өйрәтте. Гөлнара Галәветдинова бу эшне тәүгеләрдән булып үзләштерде һәм безне дә өйрәтте. Компьютерда текстлар да тиз җыела - һәрхәлдә машинка түгел инде, хаталар китсә, бетереп, төзәтеп була. Эш тә җиңеләйде. Программистлар килеп татар, башкорт хәрефләрен дә өстәп чыктылар. Шулай, җайлап кына барыбыз да компьютерны үзләштердек. Тату, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләдек. Безнең коллективта “монысы - синең эшең, монысы – минеке”, - дигән сүз булмады. Барыбыз да бер төптән булып, гәзитебез эчтәлекле булсын, хаталар китмәсен дип тырышып эшләдек. Корректор да булып эшләдем. Шул елларны һәрвакыт матур итеп искә алам.
Әлеге вакытта район гәзите рус, татар, башкорт телләрендә нәшер ителә. Коллективта үз эшләрен ярткан, белемле, намуслы яшьләр эшли. Алар гәзитебезнең эчтәлеге, матур бизәлешле, гәзит укучыларыбызның киңәшләрен, тәнкыйтьләрен исәпкә алып эшлиләр.
Шулай итеп, гомернең үткәне сизелми дә калды. 2011 елга кадәр редакциядә эшләп, лаеклы ялга чыктым.
Язмышыма рәхмәт укый, укый, атлап киләм гомерем көзеннән.
Үз тормышымның йомгагын сүткәндә, мин үземне бик бәхетле кеше дип исәплим – тормыш иптәшем өчен - яраткан хатын, ике кызыма - кадерле әни, оныка-оныкларыма - сөекле нәнәй булып яшим.
Тормышымнан канәгать булып,
Рәшидә Миһранова (Хәбибуллина).