Ул 1922 елда районыбызның Некрасовка авылында туган. Әйткәндәй, бу авылны хәзер район картасыннан эзләп таба алмассыз, ул анда юк. Ә фронт хроникасы Илья Степановичның 976нчы истребитель авиация полкының өлкән очучысы булуы турында сөйли. Калинин фронтында булган вакытта ул ЯК-7Б самолетында 44 сәгать гомуми очыш белән 54 хәрби очыш ясаган. Безнең авиация составында хәрби операцияләрдә катнашып, бер генә очучы штурмовикны һәм бомбардировщикны югалтуга юл куймый. Дошман истребительләре белән ул, аларның сан ягыннан өстен булуына карамастан, үз-үзен аямыйча сугыша.
Шулай, 1943 елның 24 августында булган яу тарихи документлар белән дәлилләнә: Гумённый катнашлыгында алты ЯК-7Б истребителе дошманның ун самолеты белән сугыш башлый. Анда якташыбыз Ме-109 һәм ФВ-190 тибындагы дошманның 2 самолетын шәхсән үзе бәреп төшерә. Шул ук елның 7 сентябрендә һәм 9 октябрендә ул ике истребительне юк итә, шул ук вакытта аның самолеты да ике тапкыр бәреп төшерелә, ләкин ул уңышлы гына самолетны утырта ала. Бу юлы Илья Степанович заданиедән вакытында әйләнеп кайтмагач, үзенең полкындагы хәбәрсез югалганнар исемлегенә эләгә.
“Украина хәтере китабында” 9 октябрьдә барган бу яу турында менә нәрсә язылган: “1943 елның 9 октябрендә иртәнге тугызынчы тугыз минутта алты ЯК-7Б самолеты Ил-2 штурмлаучыларына ярдәм итү өчен Псков өлкәсенең Верхитин районына юллана. Тугыз тула ун минутта дошманның сигез бомбардировщигыннан торган төркемгә тап булалар һәм якынаюга киләләр. Һәм шунда ук эскадрилья командиры Александр Паялка төркеме Fw-190 немец истребительләре тарафыннан атакалана. Һава сугышы башланып китә, берничә минуттан соң инде безнең ике самолет аннан чыгарга мәҗбүр була. Ә тагын дүртесе - Паялка, Алексеев, Скляров һәм Гумённый билгеләнгән вакытта аэродромга әйләнеп кайтмыйлар...
Вакытына әйләнеп кайтмаган очучыларга “похоронка”лар җибәрелә. Шулай итеп алар һәлак булганнар исемлегенә эләгә. Әмма язмыш мәрхәмәтле булып чыга. Алексеев белән Скляров дошманнарны эзәрлекләүгә китә, немец истребительләре белән сугышка керә, берәр самолетны бәреп төшерәләр, ләкин үзләре дә зыян күрә. Аягы яраланган Скляров Артемово авылы янына төшә һәм 1943 елның 16 октябрендә полкка исән-сау әйләнеп кайта. Машинасы сугышта зыян күргән Паялка Островское авылы янына - немецлар урнашкан территориягә утыра. Партизаннарга чыга һәм 17 октябрьдә аны У-2 самолетында Шумилов аэродромында калдыралар, аннан икенче көнне полкка кайта. Гумённый нык зыян күргән ЯК-7Бны Корино авылы янындагы нейтраль полосадан егерме метр ераклыкта фюзеляжга утырта, анда аны дошман артиллериясе юк итә. Әмма очучы үзе исән-имин кала һәм безнекеләр ягына чыга. Менә шулай, 19 октябрьдә ул инде частька кайтып керә һәм Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Һәм бу якташыбызның хәрби юлының башы гына иде. Нәкъ ярты елдан соң, 1944 елның 11 апрелендә тагын 48 уңышлы хәрби очыш өчен Гумённый икенче Кызыл Байрак орденына тәкъдим ителә. Ә сугыш ахырына аның шәхси исәбендә бәреп төшерелгән 12 самолет, шуның икесе төркемдә, 277 хәрби очыш, 3 Кызыл Байрак ордены, 2 - I дәрәҗәдәге Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары була. Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә, әмма, төрле сәбәпләр белән, ул аны ала алмый. Сугышны Кенигсбергта Александр Кутузов полкының 976 нчы истребитель авиацион Инстербург орденының эскадрилья командиры урынбасары вазыйфасында тәмамлый.
Сугыштан соң өлкән очучы-лейтенант И.С.Гумённый запаска җибәрелә һәм Уфа шәһәренең Молотов районы военкоматында исәптә тора. Аның исеме Михаил Быковның “Все асы Сталина”, “Башкортстан Республикасы Хәтер китабы”на кертелә. Республиканың Хәрби Дан музеенда И.С.Гумённыйга багышланган почмак бар.
Кырмыскалылар үзләренең батыр яугирләре белән чиксез горурлана, чөнки якташларыбыз төрле сугышларда батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтте. Бүгенге тыныч күк йөзе өчен без алар алдында чиксез бурычлыбыз. Бу бурычны ничек кайтара алабыз? Әлбәттә, исемнәрен мәңгеләштереп һәм алар турындагы якты истәлекне буыннардан буыннарга тапшырып! Илья Степанович Гуменный хөрмәтенә дә аның туган ягында мемориаль тактаташ барлыкка килергә тиеш.