Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
26 декабрь 2017, 11:53

Балалар бакчасы кирәк

Подлуб авыл мәдәният йортында Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу турында мәсьәлә буенча гражданнар җыены үткәрелде. Анда муниципаль район Советы секретаре А.Ф.Сабиров һәм муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары, финанс идарәлеге начальнигы И.Җ.Хәмитов катнашты.

Үзенең чыгышында Подлуб авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Г.П.Екимов авыл халкының узган елларда Урындагы башлангычларны хуплау программасында уңышлы катнашуы, Подлуб авылында зират төзекләндерелүе һәм Суык-Чишмә авылы өчен МТЗ-82 тракторы сатып алынуы турында сөйләде.
Альфир Фәрхәт улы, үз чиратында, җыелучыларны Программа һәм аның нәтиҗәләре белән таныштырды һәм район халкы өчен проектның нинди әһәмияткә ия булуын аңлатты.
Җыелыш вакытында авыл халкы бик күп проблемаларны күтәреп чыкты, авыл биләмәсенең хакимият бинасын ремонтлап, арытабан аны балалар бакчасы итеп файдалануга тапшыру һәм Подлуб урта мәктәбе түбәсенә капиталь ремонт үткәрү - шуларның иң мөһиме иде. Хакимият бинасын ремонтлап, аны Константиновка авылының “Кояшкай” балалар бакчасының Подлуб филиалына файдалануга тапшыру һәм 50 урынлык ике төркем ачу тәкъдиме өчен җыелучыларның күпчелеге тавыш бирде.
Авылның актив 5 кешесеннән торган инициатива төркеме тө­зелде. Алар халыктан акча җыячак һәм эшләрнең барышын күзә­тәчәк.
Светлана Уразбахтина.
Читайте нас: