Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
26 декабрь 2017, 11:42

Мөһим мәсьәләләрнең берсе

Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсендә район үзәгенең Рафиков урамында яшәүчеләрнең 2018 елда Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен проект сайлау буенча йомгаклау җыелышы үтте.

Очрашуда муниципаль ра­йон хакимияте башлы­гы­ның финанс мәсьәләләр буенча урынбасары И.Җ.Хә­митов һәм икътисадый мәсьә­ләләр буенча урынбасары А.С.Әнә­сова катнашты. Илфат Җәүдәт улы Башкортстан Республикасында урындагы башлангычларга нигезләнгән проектларны тормышка ашыру шартлары турында мәгълүмат бирде һәм узган елларда районда бу Программа чик­ләрендә башка­рыл­ган эшләр турында сөй­ләде.
- 2017 елда Урындагы башлангычларны хуплау программасын тормышка ашыруда республика бюджетыннан 300 миллион сум бүленгән иде, ә киләсе елда бу Программага 400 миллион сум акча юнәл­тү планлаштырыла. Димәк, муниципаль берәм­лек­ләрнең анда җиңү мөмкинлеге дә арта. Шулай, агымдагы елда 16 авыл биләмәсенең 12се бу Программа чикләрендә социаль объектларны, юлларны төзеклән­дерү, җылылык, су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау, техника сатып алу, спорт һәм балалар мәй­дан­чыклары төзү кебек эшлә­рен тормышка ашыра алды, - дип ассызыклады И.Хәмитов.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, башка еллардан аермалы буларак, быел анда авыл биләмәләре генә түгел, территориаль җәмәгать оешмалары да катнаша ала. Әйткән­дәй, узган җыелышта Рафиков урамында яшәүчеләрдән шундый оешма төзелде, аның сос­тавы расланды, советы булдырылды һәм рәисе сайланды. Район үзәгенең бу урамында яшәүчеләр шулай берләшеп, әлеге Программада катнашырга теләк белдерде. Алдан уздырылган сорау алу нәти­җәләре буенча, анда яшәүче­ләрнең күпчелеген урамда тротуар һәм яктылык юклыгы борчый. Хәсән Ибраков, Андрей Ма­ка­ровларның фике­ренчә, тортуар анда бүгеннән кирәк. Бу һәм якын-тирәдәге урамнарда яшәүче балалар­ның күбесе “Кырмыскалы” спорт-сәла­мәт­ләндерү комплексында шөгыльләнә. Кү­нек­мәләрнең кич көне дә булуын исәпкә алганда, караңгы вакытта аларга юл буйлап барырга һәм кайтырга туры килә.
Нәти­җәдә, тавыш бирү юлы белән аларның тәкъдиме хупланды. 1600 метр озынлыгындагы тротуар салу өчен байтак акча таләп ителгән­лектән, бу проектны 2 этапта башкарырга карар иттеләр. Җыелыш барышында яңа проектны тормышка ашыруда булышлык күрсәтү йөзеннән Рәфит Гайнуллин җитәк­челегендәге инициатива төр­кеме сайланды.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: