- Ришат Равил улы, әңгәмәне авыл биләмәсенең бүгенге проблемаларын искә алудан башлыйк әле. Алар ничек хәл ителә? Нинди эшләр башкарыла?
- Авыл җирлегендә проблемасыз бер көн дә юк, аларны уңай хәл итү - зур уңыш инде ул. Шунысы бәхәссез, авылда иң мөһимнәре - юл һәм су. Республика программалары ярдәмендә һәм үзебезнең көч белән ел саен вак таш түшәлгән юллар төзелә. Тиздән Иске Шәрәй авылына кергән урамдагы юлны "ямап" чыгарга тиешләр. Моны Юл төзү-төзекләндерү идарәлеге башкарачак. Әлеге вакытта Иске Акташ авылы урамнары төнге вакытта ялт итеп торсын өчен баганаларга экономияле лампочкалар куя башладык. Җайлап барлык авылны урап чыгарбыз, дип өметләнәбез. Шунда ук элекке башлангыч мәктәп бинасы төзек-ләндерелә. Соңыннан биредә фельдшерлык пункты, клуб, тавыш бирү өчен бина урнашачак. Бельский авылындагы элекке башлангыч мәктәп бинасында да шундый ук эшләр башкарыла, эчке эшләре генә калды инде. Әле анда фельдшерлык пункты һәм почта бүлекчәсе урнашкан, ремонттан соң биредә клуб та булачак. Сахай авылында су челтәрен ремонтлау дәвам итә. Шулай ук авылның ике урамындагы баганаларга лампочкалар куелды.
- Чүптән дә күп нәрсә юк хә-зер. Сездә бу проблема ничек хәл ителә?
- Әлеге вакытта чүплекләр бар, халык шунда түгә. Ел саен су басу куркынычы янау сәбәпле, Симский, Бельский, Кояшкин, Краснояр, Бакчалы авылларыннан чүпне билгеләнгән көнне җыеп чыгабыз. Ә 2019 елның 1 гыйнварыннан торак-коммуналь өлкәдә каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары пәйда булачак. Әлеге яңалык чүп-чарны юк итү һәм чүплекләр проблемасын хәл итәр, дип өметләнәбез. Тәртип мәсьәләсенә килгәндә, шунысы куанычлы, хәзер авыл кешеләре тирә-юньнең чисталыгына җитдирәк карый башлады. Зиратларны да бергәләп җыештыралар, шимбә өмәләрендә дә актив катнашалар.
- Биредә эшкуарлар, фермер хуҗалыкларының уңышлы эшләвен дә ишетеп беләбез.
- Чыннан да, бездә тырыш, эш сөючән халык яши. Чөнки, бүген үз эшчәнлеген алып баручылар да, әле яңа хыяллар белән янып яшәүче авылдашларыбыз да бихисап. Биредә “Крона” җәмгыятенең бүлекчәсе урнашкан. Авыл биләмәсендә эшкуарлар, фермер хуҗалыклары булуга бик шатбыз. Чөнки алар авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә зур ярдәм итәләр, халыкны эш белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтәләр. Әйткәндәй, Урындагы башлангычларны хуплау программасын тормышка ашыруда кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр.
- Әйе, сезнең хәзер өр-яңа трактор бар бит инде.
- Әйе, Урындагы башлангычларны хуплау программасы буенча алдык без аны. Авыл халкының байтак проблемаларын хәл итәргә юнәлтелгән бик яхшы дәүләт программасы бу. Гражданнар җыены үткәреп, авыл биләмәсенә тәү чиратта трактор кирәк, дигән карарга килдек. Һәм конкурста җиңү яулап, бүген тракторлы булдык. Ни генә дисәң дә, мондый техникадан башка авыл җирендә булмый. Кышын кар чистарту җайланмасы да, юл буйларын чабу өчен чапкычы да, төягече дә бар. Ул безгә 1 миллилон 600 мең сумга төште. Шуның 1 миллионын дәүләт бирсә, 150 меңе халыктан җыелды. 155 мең сум күләмендә авыл биләмәсендә эшчәнлек алып барган оешмалар һәм эшкуарлар иганә ярдәме күрсәтте. Калганы үзебезнең бюджеттан. Бу уңайдан изге эштә катнашып, үз өлешен керткән авыл халкына һәм иганәчеләребез – “Крона” (җитәкчесе А.И.Нургалиев), “Надежда” (Ә.Ә.Халиков), “Ирек” (И.Исламголов), “Стройбытсервис” (Р.Н.Кыямов) җәмгыятьләренә, шәхси эшкуарлар Михаил Алышев, Рөстәм Моталов, Ришат Халиков, Айдар Алдакаевка чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Шунысы куанычлы, авыл биләмәсендә таянып эшләрлек кешеләр бихисап.
- Ришат Равил улы, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Авыр һәм җаваплы эшегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.
Эльвира Ямалетдинова әңгәмәләште.