Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
22 ноябрь 2018, 17:44

Һәйкәлне яңарту өчен

Бекет авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлгә реконструкция үткәреләчәк. Республикада тормышка ашырылган Урындагы башлангычларны хуплау программасы авыл биләмәләрендә социаль-икътисадый хәлне анализларга булышлык итә. Гражданнар җыенында авылларны төзекләндерүнең өстенлекле юнә­леш­ләрен халык үзе билгели. Бекет мәдәният йортында үткәрелгән гражданнар җыенында район баш­лыгының финанслар буенча урынбаса­ры, финанс идарәлеге начальнигы Илфат Хәмитов һәм район Советы секретаре Айрат Сәетгалин халыкны Программаны тормышка ашыру шартлары белән таныштырды. Подлуб авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Григорий Екимов авыл халкын проектка зур җавап­лылык белән карарга чакырды һәм авылны төзекләндерү проблемасын хәл итү өчен акча алу мөмкинлеге бар, дип белдерде. Кызу фикер алышулар барышында бекетлылар һәйкәлгә реконструкция үткәрү, мәктәп буйлап тротуар төзү, агым су өчен урамга торбалар салу, баганаларга лампочкалар кую кебек тәкъдимнәрен әйт­теләр. Ләкин һәйкәлгә реконструкция үт­кә­рү буенча проект иң күп тавыш җыйды, ә артып калган акчаны, аукцион үткәрелгәннән соң, биләмәне төзек­ләндерү өчен тотыгырга, дигән карарга килделәр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Подлуб авыл биләмәсе Урындагы башлангычларны хуплау программасында актив катнаша. Шулай, 2016 елда подлублылар “Зиратны капиталь ремонтлау һәм аңа керү юлын төзекләндерү” проекты белән җиңеп чыккан иде. 2017 елда трактор сатып алынды, ә 2018 елда хакимият бинасының түбәсен капиталь ремонтлап, аны балалар бакчасы өчен тапшыру буенча проект өчен акча алдылар. Ринат Шәйбәков.

Читайте нас: