Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
30 ноябрь 2018, 14:26

Фикерләрне исәпкә алып

Урындагы башлангычларны хуплау программасы чикләрендә, Сарт-Науруз авылы мәчетендә муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары В.И. Волик, муниципаль район Советы секретаре А.З.Сәетгалин һәм Прибельский авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Әхмәтов катнашлыгында халык җыены үткәрелде.

Җыелышка кадәр җитди әзерлек эше алып барылды: халыкның фикерен өйрәнү максатында очрашулар үткәрелде.
- Проектның максаты – авылның су үткәрү, урындагы юлларны, күперләрне, мәдә­ният йортын ремонтлау, урамнарны яктырту, төзекләндерү кебек муниципалитетта хәл итәргә мөмкин булмаган проблемаларын ачыклау. Бу максаттан республика бюджетыннан проектта җиңеп чыккан муниципалитетларга субсидия (авыл биләмәсенә 1,0 миллион сумга кадәр) бүленде. 2016 елда сартнаурузлылар зиратны коймалап алу буенча Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашты. Гомум эш күләме 914 мең сумга якын тәшкил итте. Халыктан 140,6 мең сум акча җыелды, иганәчеләр 15 мең сум акча өстәде. Бу проектта да җиңеп чыгуыгызны телим, - диде Айрат Закир улы.
Рәмил Рафаэль улы суүткәр­гечләрне ремонтлау, балалар спорт мәйданчыгы өчен корылмалар сатып алу, урам баганаларына лампочкалар кую, янгын машинасы яки трактор сатып алу турында дүрт проект тәкъдим итте.
Республика бюджетыннан бү­ленгән субсидиянең күлә­мен, башкарылган эшләрнең вакытын, халыкның санын, проектны тормышка ашыруга бирелгән акчаны исәпкә алып, Урындагы башлангычларны хуплау программасында суүткәр­гечләрне ремонтлау проектны белән катнашу турында карар кабул ителде.
- Ремонт эшләренең якынча хакы 2 миллион сум тәшкил итә. Республика бюджетыннан бүленгән акча - 1 миллион сум. Урындагы бюджеттан алынган акча республика бюджетыннан бүленгән сумманың 15 процентын, ягъни 150 мең сум тәшкил итә, дип аңлатты Рәмил Рафаэль улы. – Хәзер акчаны һәр йорттанмы яки кеше башыннан җыяргамы, иганәчеләр катнашамы-юкмы, шуны билгелисе бар.
Фикер алышулардан соң һәр йорттан 1,5-3 мең сум акча җыярга дигән карарга киленде. Соңыннан Р.Р.Котлыяров, И.М.Зәйнуллин, М.М.Котлыяров, Г.А.Абдуллина, Н.Х.Дил­мө­хәммәтова, Ф.Р.Яхшыголовтан торган инициатива төркеме төзелде. Шулай ук артып калган акчаны урамнарга лампочкалар куюга тотынырга карар иттеләр.
Светлана Карпова.
Читайте нас: