Урындагы мәдәният йортына яшьләр дә, өлкәннәр соңгы хәбәрләрне белергә һәм көнүзәк проблемаларны тикшерергә җыелды.
Район Советы секретаре Айрат Сәетгалин җыелучыларны Урындагы башлангычларны хуплау программасы белән таныштырды һәм аның чикләрендә нинди проблеманы хәл итәргә кирәклеген халык үзе хәл итә, дип белдерде. Биредә яшәүчеләр бүгенге көндә иң кискен мәсьәләләрне күтәреп чыктылар. Иң тәүдә трактор сатып алу кирәклеген ассызыкладылар. Ул вакытта юлларны чистарту, чүп-чарны җыеп, түгү һәм үлән чабу кебек эшләрне беркемгә ялынмый башкарырга мөмкин булыр иде, диештеләр.
- Безнең авыл Советыныкы түгел, ә мәктәп милкендә булган 1992 елгы тракторыбыз бар. Кирәк булганда без аны арендага алып торабыз, - диде Шәйморатов авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Илвир Моратшин һәм проектта җиңгән очракта, хөкүмәт бүлгән акчага трактор сатып алу өчен бюджеттан 15 процент акча бирә, 15 процентын иганәчеләр (Шәйморатов авылында алар аз түгел) куша, 15 процентын халык җыя, диде. Бүгенге көндә “Беларус 82.1” тракторы 1 миллион 250 мең сум тора. Кар чистарту җайланмасы һәм төягеч сатып алу өчен 200 мең сумга якын таләп ителә. Шуның өчен дә җыелышта балигъ булган һәр кешедән 250әр сум акча җыярга дигән карарга килделәр.
Моңардан тыш Программаның үтәлеше өчен җаваплы инициатива төркеме төзелде. Артып калган акчаны яңа тракторга өстәмә корылма сатып алу өчен тотынырга кирәк, дип билгеләделәр.