Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
14 декабрь 2018, 12:35

Бердәм карарга килде алар

Үрге Төкен авыл клубында 2019 елда Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсе буенча гражданнар җыены үткәрелде. Анда муниципаль район хакимиятенең финанс мәсьәләләр буенча урынбасары И.Җ.Хәмитов һәм муниципаль район Советы секретаре А.З.Сәетгалин катнашты.

Илфат Җәүдәт улы халыкка авылдагы көнүзәк проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән Проект турында сөйләде. Анда су белән тәэмин итү, мәдәният йортын ремонтлау, урамнарны яктырту, юлларны төзекләндерү һәм балалар өчен мәйданчык булдыру кебек муниципаль берәмлек вәкаләтләренә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелеп чыкты.
- Безнең бу Программада катнашкан бар, - диде авыл биләмәсе башлыгы И.В.Бик­кузин. - 2016 һәм 2017 елларда Камышлы һәм Малай авылларында “Юлларны ремонтлау” проекты уңышлы тормышка ашырылды. Биредә башкарылган эшләр 2 миллион 400 мең сум тәшкил ит­­те, шул исәптән халыктан һәм ига­нә­че­ләрдән 250 мең сумга якын акча җыелды.
Авыл халкы 2019 елда да Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен дәррәү тавыш бирделәр. Юлларны ремонтлау, урам баганаларына лампочкалар кую һәм трактор сатып алу кебек авыл өчен мөһим булган мәсьәләләр билгеләнде. Нәтиҗәдә, трактор сатып алу тәкъдиме иң күп тавыш җыйды. Проект турында фикер алышканнан соң, авылның иң актив кешеләреннән инициатива төркеме төзелде. Алар халыктан акча җыячак һәм объектта барган эшләрне күзәтәчәк.
Светлана Карпова.
Читайте нас: