Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
14 декабрь 2018, 12:13

“Үтәгән урамнары ялт итеп торсын!”

Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсе буенча үткәрелгән җыелышта Үтәгән авылы халкы шундый теләген җиткерде

Авыл биләмәләрендә проб­лемасыз бер көн дә юк, аларны уңай хәл итү - зур уңыш инде ул. Шунысы куа­ныч­лы, соңгы елларда шулар­ның иң мөһимнәре - су белән тәэмин итү, юлларны төзек­ләндерү, мәдәният учакларын ремонтлау, балалар мәйдан­чыклары төзү, урамнарны яктырту кебекләре Урындагы башлангычларны хуплау прог­раммасы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Шулай, 2016 елда район буенча 8 проект конкурста җиңеп чыкса, 2017 елда бу сан 12гә җитте, ә агымдагы елда 9 авыл биләмәсе бу Программада катнашып, иң кискен проблемаларын хәл итте.
Яңа Кыешкы авыл билә­мәсе дә анда тәү тапкыр катнашмый – 2017 елда Яңа Кы­ешкы авылы зираты коймалан­ды. Ә киләсе елга Үтәгән авылы сайланды. Ни генә ди­сәң дә, бәләкәй авыллада дә хәл ителәсе мәсьәләләр бихисап.
Район хакимияте вәкил­ләре – муниципаль район башлыгының финанс мәсьә­ләләр буенча урынбасары И.Җ.Хәмитов, район Советы секретаре А.З.Сәетгалин, Яңа Кыешкы авыл биләмәсе башлыгы Ф.Ф.Гайнулин җыелыш барышында халыкка Программада катнашу тәртибе һәм шартлары, шулай ук аның районда тормышка ашырылуы турында сөйләделәр.
Тәкъдимнәрне тыңлап, фикер алышканнан соң үтәгән­леләр Урындагы башлангыч­ларны хуплау программасы чикләрендә авыл урамнарына ут үткәрергә кирәклеген ассызыкладылар. Проектны бертавыштан хуплаганнан соң, аны финанслау өчен күпме акча җыярга кирәклеген билгеләделәр. Җыелыш ахырында акча җыю һәм эшләрне күзәтү астында тоту өчен биш кешедән торган инициатива төркеме төзелде.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: