Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
14 декабрь 2018, 12:17

Яңа тротуар шатландыра

Агымдагы елда Урындагы башлангычларны хуплау программасы буенча Кырмыскалы авылының Рафиков урамында 820 метр озынлыгында тротуар салынды. Бу уңайдан гражданнар җыенында авыл халкы төзекләндерүне дәвам итәргә һәм тагы 900 метр озынлыгында тротуар салуга заявка бирергә булдылар.

Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашуга багышланган җыелышка Рафиков һәм якын урнашкан урамнарда яшәүчеләр килде. Шулай ук биредә муниципаль район хакимияте башлыгының икътисадый үсеш буенча урынбасары Асия Әнәсова һәм муниципаль район Советы секретаре Айрат Сәетгалин катнашты.
– Безнең авыл биләмәсе бу программада дүртенче тапкыр катнаша. Авыл Советының да, халыкның да бу уңайдан тәҗрибәсе бар. Акча җыюдан тыш, авыл халкы проектларда актив катнаша, эш­ләргә мониторинг үткәрә, үз тәкъ­дим­нәрен кертә. Бу куанычлы хәл, - ди авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатов.
Рафиков урамында шәхси сектордан тыш, күпфатирлы йортлар да урнашкан. Башлыча биредә бәләкәй балалары бул­ган гаиләләр яши. Шуңа да хәвефсез юл хәрәкәтенә аеруча игътибар бирелергә тиеш. Тротуар булса, балалар да, өлкәннәр дә урамда курыкмый йөрер иде.
Урындагы башлангычларны хуплау программасы ярдәмендә агымдагы елда урам төзекләндерелә башлады. Халыктан тиешле сумманың 15 проценты җыелды. Авыл биләмәсе, район хакимияте дә үз өлешен кертте, иганәчеләр дә табылды һәм Ш.Биккол урамына кадәр тротуар салынды. 2019 елда да Рафиков урамын төзекләндерергә һәм тротуарны Чаган урамына кадәр җиткерергә тәкъдим иттеләр. Бу эшләрне башкару өчен һәр балигъ кешедән 600әр сум акча җыярга дигән карарга килделәр. Җыелышта проектны күзәтү астында тоту өчен 10 кешедән торган инициатива төркеме төзелде.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: