Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
21 декабрь 2018, 12:07

Сәвәләйлеләр тракторлы булачак

Моның өчен аларга Урындагы башлангычларны хуплау программасында җиңеп чыгарга кирәкБу программада катнашу буенча авыл биләмәсенең тәҗри­бәсе бар инде – 2016 елда Сәвәләй авылында спорт мәйданчыгы төзелде, 2017 елда Бишаул-Уңгар авылында зират коймалап алынды һәм быел Моксин авылында хакимият бинасы төзеклән­дерелә.

Агымдагы елда да халык программада катнашырга теләк белдерде. Очрашуда район хакимияте башлыгы урынбасарлары Илфат Хәмитов һәм Флизә Макеева, район Советы Секретаре Айрат Сәетгалин, район хакимиятенең баш архитекторы Артур Айбулатов катнашты. Илфат Җәүдәт улы проектның шартлары турында сөйләде. Билгеге булуынча, программада катнашу өчен халык гомум фикергә килеп, үзе яшәгән биләмәдә көнүзәк проблеманы күтәреп чыга да, кесәсеннән күпмедер күләмдә акча чыгарып салырга риза булсалар, бу документаль рәвештә рәсмиләш­терелеп, конкурска гариза җибәрә. Нәти­җәдә, республика казнасыннан 1 миллион сумга кадәр субсидиягә ия булырга мөмкин. Бу программа эшли башлаганнан бирле районда бик күп файдалы эшләр башкарыла: мәктәп түбәләре ябыла, су торбалары алмаштырыла, зиратлар коймалана, юллар төзекләндерелә һәм башкалар.
Әйткәндәй, анда һәр авыл биләмәсе эләгә алмый. Проект конкурста җиңеп чыксын өчен мөмкин булганча күбрәк балл җыярга кирәк. Мәсәлән, халык җыелышта дәррәү катнашса, балалар арасында шул проектка бәйле төрле конкурслар оештырылса, иганәчеләр табылса, җиңү мөмкинлеге арта.
Сәвәләй авылы халкы проектта катнашабыз, дип теләк белдергәннән соң, нинди проблеманы хәл итәбез, дигән сорауга төрле тәкъдимнәр яңгыра­ды. Берәүләр күперне төзеклән­дерергә дисә, икенчеләр урамнарны яктырту мәсьәләсен күтәреп чыкты. Киңәшләшә торгач, кышын юлларны тазартырга, чүп-чар җыярга, үләннәрне чабарга кирәк дип, авыл биләмә­сенә яңа трактор алырга дигән фикергә тукталдылар.
Шулай итеп, һәр өйдән 450шәр сум акча җыярга сөйләштеләр. Акча җыюны оештыру һәм проектны тормышка ашыруны күзәтү астында тоту өчен инициатива төркем сайланды. Әйткәндәй, бу акча артып калган очракта, алар авыл билә­мәсен төзекләндерүгә юнәлте­ләчәк.
Соңыннан авыл халкы район хакимияте вәкилләренә үзләрен борчыган сорауларын бирде һәм аларга җавап алды.
Эльнара Абакачева.
Автор фотолары.
Читайте нас: