Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
1 ноябрь 2019, 14:10

Очрашу нәтиҗәле һәм файдалы булды

Кырмыскалылар янә Урындагы башлангычларны хуплау Программасында катнаша.

Кырмыскалылар янә Урындагы башлангычларны хуплау Программасында катнаша.
Шул көннәрдә Чапаев урамында гражданнар җыены үткәрелде. Шулай, көн тәртибендә балалар өчен мәйданчык төзү, урамны төзекләндерү, тротуар, юлга ясалма тупса салу кебек байтак мәсьәләләр күтәрелеп чыкты.
- Соңгы вакытта безнең урам аеруча “җанланды” – машиналар агымы һич туктамый. Минем өч балам бар һәм мин, чынлап та, алар өчен бик борчылам. Бүген җыелышка тротуар төзү һәм ясалма тупсалар ясау идеясен хуп­ларга дип килдек. Шулай ук җәяүлеләр чыгу урынын билгеләп, тиешле билгеләр куярга да кирәк, дип исәп­лим, - ди Эльмира Шәмсетдинова.
Эльмираның фикере белән Чапаев һәм якын-тирә урамнарда яшәүчеләр килеште. Бу проект өчен тавыш биргәннән соң, документлар әзерли һәм акча җыю белән шөгыльләнүче инициатива төркеме төзергә кирәк дигән карарга килделәр. Авыл Советы хакимияте башлыгы урынбасары Вадим Хәкимов билгеләвенчә, ел башыннан Урындагы башлангычларны хуплау Программасында катнашу өчен халыктан һәм иганәчеләрдән акча җыю 5 процентка кадәр кимеде. Ягъни узган елларда күп балл туплау өчен халыктан җыелган акча 15 процент булса, агымдагы елдан ул республика бюджетыннан бүленгән акчаның 10 процентын тәшкил итәргә тиеш.
Авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы урынбасары белән очрашуда башка мәсьәләләр дә тикшерелде. Асылда, алар каты көнкүреш калдыклары темасына багышланды. Шулай, Пушкин урамында яшәүче Идрис Назыйров алар янына куелган контейнердан тирә-якка чүп-чар таралуы турында белдерде. Шул вакытта аны күршесе Фәрит Галиханов бүлдерде.
- Идрис, әйдә, иртәгәдән үк баганалар утыртып, аны сетка-рабица белән уратып алыйк, - дигән тәкъдимен кертте.
Әйтелгән, эшләнгән. Икенче көнне үк мәйданчыкның коймалап алуын күреп, күршеләре аптырашта калды. Хәзер полиэтилен капчыклар, пластик шешәләр еракка “китә” алмас. Ул гына да түгел, бу көнне халык биредә өмә оештырды һәм тирә-якны чистартып, тәртипкә китерде. Киләчәктә алар урам буйлап агачлар утыртырга ниятли.
Менә шулай, күршеләр белән очрашу файдалы тәмамланды. Бу башкаларга да үрнәк булыр, дип ышанасы килә.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: