Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
1 гыйнвар 2021, 02:00

Башлангыч хупланды

Бозаяз авылында Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсе буенча җыелыш дәррәү үтте.

Бозаяз авылында Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсе буенча җыелыш дәррәү үтте.


Җыелучылар алдында авыл биләмәсе башлыгы И.Р.Латыйпов, муниципаль район Советы секретаре А.Ф.Сабиров, муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары И.Җ.Хәмитов, шулай ук урындагы башлангычларны хуплау программасы буенча консультант Е.А.Капралова чыгыш ясады.
Кунаклар проектны тормышка ашыру барышы белән халыкны таныштырды, урындагы башлангычларны хуплау программасының төп максаты турында сөйләде. Җыелучылар актив катнаштылар һәм үзләренең тәкъдимнәрен әйттеләр. Шулай, Мөнир Абдулхак улы Әхмәтов авыл Советына халык мәнфәгатьләре өчен ДТ-75 тракторын алырга тәкъдим итте. Башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Рәшит Ислам улы Жданов янгын машинасы өчен бокс төзү кирәклеген белдерде, ул янгын чыккан очракта тиз арада эш итү мөмкинлеге бирәчәк.
Тавыш бирү юлы белән икенче тәкъдим хупланды. Шулай ук 5 кешедән торган инициатива төркеме төзелде.
Читайте нас