Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
1 гыйнвар 2021, 02:00

Бердәм карарга килделәр

Шул көннәрдә Дмитриевка авылында урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча җыелыш үткәрелде, анда авылның тәү чираттагы проблемалары тикшерелде.

Шул көннәрдә Дмитриевка авылында урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча җыелыш үткәрелде, анда авылның тәү чираттагы проблемалары тикшерелде.



Җыелыш барышында авыл халкы үзләрен борчыган мәсьәләләрне ачыклады. Авыл Советы биләмәсендә урнашкан барлык предприятие һәм оешмаларда җыелышлар үткәрелде, хезмәткәрләр урындагы башлангычларны хуплау программасы белән танышты. Мәгълүмат стендларында проект турында белешмәләр урнаштырылды.
Халыкка яңа проект турында Бөтендөнья банкы консультант Е.А.Капралова, муниципаль район Советы секретаре А.Ф.Сабиров һәм авыл биләмәсе башлыгы Н.А.Иванова сөйләде.
Җыелыш барышында ике тәкъдим кертелде. Озак кына тикшергәннән соң Дмитриевка авылындагы зиратны коймаларга дигән карарга килделәр. Акча белән дә проблема булмаячак – чыгымнарның 15 процентын авыл халкы үз өстенә алачак. Күрше авылда яшәүчеләр дә ярдәм күрсәтәчәк. Проектны тормышка ашыру өчен инициатива төркеме сайланды, аңа В.А.Дмитриев җитәкчелек итә.
Читайте нас