Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолалар
23 гыйнвар 2018, 11:12

Тәнгә -дәва, җанга - шифа

Урал һәм Олыкүл авыллары арасында урнашкан Салкын чишмәдә 19 гыйнварда православие динен тотучылар Крещение бәйрәме уңаеннан бәкедә су коенырга җыелдылар. Көн салкын булуга карамастан, изге суда чумып чыгарга теләүчеләр быел бигрәк тә күп иде.

Иртән-иртүк йөзләгән кеше дин әһелләре белән берлектә Салкын чиш­мәгә юлланды, анда догалар белән суны изгеләндерү йоласы башкарылды. Чиш­мә изгеләндерелгәч, кешеләр аннан су алды. Бу көнне су тылсымлы көчкә ия, ул ел буена үзенең көчен югалтмый, авы­­ру­ларны алып китә, тән сихәте бирә, гө­наһлардан азат итә, кара көчләргә кар­­шы торучанлыкны арттыра, дип исәпләнә.
Гыйбәдәттән соң бәкедә коенырга теләүчеләр чиратка тезелде. Коенырга ба­тырчылык итмәүчеләр исә, изге­ләндерелгән суда битләрен чылатып догалар укыды. Коенучылар арасында ир-атлар белән беррәттән, хатын-кызлар да бар иде. Һәр коенучы бәкедә өч мәр­тәбә чумып чыкты. Әмма руханилар ба­ры чын күңелдән ышанган очракта гына бозлы бәкедә коенырга ярый дип кисәтә, югыйсә салкын тияргә мөмкин. Изге суга керү - Иисус артыннан иярергә әзер булу дигән сүз.
Николаевка авылыннан Наталья Козлова салкын суда коенырга тәүге тапкыр гына килми. Киемен салып, ул башыннан ук суга чумып чыкты. Соңыннан үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты:
- Элек монда шундый чара үткә­релүен белмичә, өй янында гына суык су белән коена идек. Хәзер ел саен бу йолага тугры калабыз – изгеләндерелгән бәкегә килеп, тәнебезне чыныктырабыз, ул сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый, кә­ефне дә күтәрә, - ди ул.
Гыйбадәтне үтәргә теләүчеләр бирегә төнгә кадәр агылды. Шуның өчен Га­дәт­тән тыш хәлләр хезмәте, полиция, «ашы­гыч ярдәм» хезмәткәрләре дежурда торды. Шулай ук кешеләр җылына алсын өчен яр буена учак ягылды, теләге бул­ганнар бәлеш белән кайнар чәйдән авыз итте.
Крещение көне рухи яңаруны һәм шәфкатьлелек, үзара аңлашу һәм кичерү кебек мөһим сыйфатларны чагылдыра. Элек-электән православие динендә бу көн кешенең илаһи рәхмәткә кушылу көне, җан һәм тән сафлану бәйрәме булып саналган.
Милена Шәймәрдәнова.
Марсель Ишморатов фотолары.
Читайте нас: