Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолалар
27 февраль 2018, 12:30

Кышны озаттык, язны каршы алабыз

Кышны озату һәм яз килүен гәүдәләндергән бәйрәмне уйнап-көлеп, күңелле итеп үткәрәләр. Белен пешереп, кунакка йөрү, күңел ачу йоласын һәркем яхшы белә. Шундый бәйрәм Бекет авылында да бик күңелле үтте. Аны авыл мәдәният йорты директоры Г.В.Ардуганова һәм аның урынбасары Е.И.Павлова әзерләде.

Бу көнне балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр, аркан тартыштылар, чаңгыда узыштылар һәм капчык киеп йөгерделәр, пима бәрештеләр. Валерий Меркуловның җигелгән атка балаларны утыртып йөрүе аларга аеруча ошады. Соңыннан барсы да тәмле белен белән сыйландылар, кайнар чәй эчтеләр. Чара кыш озату бәйрәменең төп символы булган карачкы яндыру белән тәмамланды.
Елена Маркелова.
Читайте нас: