Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолалар
18 сентябрь 2018, 12:09

Бөтен җирне нурга күмә кояш кебек Сөмбелә

Көз җитү белән табигать гүя бер сихри дөньяга әверелә. Урып- җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә ахырына якынлаша. Элек-электән татар халкы нәкъ шул мизгелдә - көн белән төн тигезләшкәч, уңыш келәтләргә тутырылгач, уңыш, ягъни Сөмбелә бәйрәме үткәргән. Бәйрәмнең хуҗабикәсе - Сөмбелә исемле алтын-сары толымлы кыз булган. Кызлар аңа төрле яфраклардан үрелгән такыя кидергәннәр.

Шул көннәрдә Илтуган авыл клубы модельле авыл китапханәсе һәм “Алмакай” клубы әгъзалары белән берлектә табигатьнең алтын фасылы – сый-нигъмәтле көзне мактау, аңа мәдхия җырлау өчен шундый бик матур бәйрәм оештырды. Бу көнгә халык алдан ук мул итеп ризык әзер­ләнде, камыр ашлары пешерде.
Бакча җимешләреннән әзерлән­гән купшы өстәл-күргәзмәләр белән бизәлгән авыл мәдәният йорты алдыннан бу көнне җылылык һәм яктылык бөркелеп торды. Шулай булмый ни, “Алтын көз” бәйрәменә һәркем җәй буена бакчаларында үстергән яшелчәләр һәм гөл-чәчкәләр алып килгән иде. Авыл халкы, китап­ханә һәм мәдәният йорты хезмәткәр­ләренең төрле җиләк-җимеш һәм яшел­чәләрдән ясалган экспонатлары, дару үләннәре коллекциясе, җәй көннә­рендә үстерелгән чәчәк­ләрне сурәт­ләгән фоторәсемнәре алтын көзнең бөтен матурлыгын, бөтен серлелеген ачып салды. Кешеләрнең фантазиясе, юмор хисе сокланырлык. Менә алар, үзләре өчен генә түгел, тирә-яктагы­ларның да күзләрен иркәләрлек матурлыкка күмүче уңган кешеләр – Фәүзия Гафарова, Флария Кәбирова, Фәнүзә Йосыпова, Айсылу Килдиярова, Гөлчирә Кадаева, Альфира Әхтәмова, Әлфинә Насыйрова, Минния Йосыпова һәм башкалар.
Юк, бәйрәм әлеге гүзәллек белән хозурланып кына узмады. Анда табышмаклар һәм мәкальләр конкурсы да оештырылды. Илтуган авылы халкының үз бакчасында гаять зур булып үскән, гүзәллек мизгеле булып истә калган чәчәкләре һәм яшел­чәләре һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Авылның үзешчән сән­гатьтә катнашучылары әзерләгән концерт номерлары иң җитди тамашачыны да елмаерга мәҗбүр итте. Сәхнәгә чыгып җыр башкарырга теләүчеләр дә булды, ә кайберләре түзмичә биергә төшеп китте.
Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Халык рәхәтләнеп аралашты, сөйләште, күңел ачты. Кыскасы, бәй­рәм бик күңелле килеп чыкты.
Венера Гафарова.
Читайте нас: