Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолалар
21 декабрь 2018, 12:57

Бәхетләре - туган авылда

Безнең Үтәгән авылы элек-электән матур йолалары, күркәм гаиләләре белән үрнәк тоткан. Бүген дә бездә тырыш, актив гаиләләр бихисап. Авылдагы барлык чаралар аларның ярдәмендә бик матур үтә.

Агымдагы елда авыл халкы белән бергәләп “Су сылу”, “Чәчкәле көз”, “Их тәмле бәрәңге!”, “Әбиләр чуагы” кебек чаралар үткәрдек. Анда катнашкан актив гаиләләрнең берсе – Бәһаветдиновлар турында сөйләп үтәсе килә. Алар җыр-моңга әвәс кешеләр. Әти-картәтиләре тимерчелек белән шөгыльләнгән, оста бура бураучы булганнар. Гөлнәзирә белән Зәйтүннең (кызганычка каршы, мәрхүм инде) уллары Зәбир белән Гимназ да гаилә корып, яңа йортлар салып, туган авылларында төпләнделәр. Ата-бабалары кебек, алар да кул эшләренә оста. Менә шундый тырыш, киләчәккә ышаныч белән караган гаиләләр булганда, авылыбызның иртәгәсе өметле.
Миңнифа Батталова.
Үтәгән авылы.
Читайте нас: