Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолалар
18 гыйнвар 2019, 14:43

Хач ману - чистарыну бәйрәме ул

Хач ману бәйрәме - христиан бәйрәме. Инҗил буенча, Гайса Коткаручының Иордан елгасы суында Чукындыручы Иоанн тарафыннан изгеләндерү вакыйгасына бәйле христиан динендә урнашкан бәйрәм. 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында бәйрәм ителә. Халык календаренда «керәшен суыклары» буларак искә алына.

Тарих

Инҗил буенча, Иордан елгасында булган Чукындыручы Иоанн янына 30 яшьлек Гайса Коткаручы килә һәм, бер гөнаһы булмаса да, үзен өч мәртәбә суга чумдырып алуларын сорый. Иоанн гаҗәпләнә, ләкин Гайса аның теләген үти.

Судан чыккач, Гайса Коткаручыга күгәрчен кыяфәтендә Изге Рух керә һәм, күкләр ярылып, аваз ишетелә: «Син Минем Сөекле Улым, Синдә Минем Илтифатым!» (рус. Ты Сын Мой Возлюбленный; в Тебе Моё благоволение!) (Лука. 3: 21-22). Чумып алу йоласы вакытында, беренче тапкыр, Аллаһ-Ата, Аллаһ-Ул, Аллаһ-Изге Рух (керәшенчә, Святый Тын) өчесе бер вакытта үзләрен күрсәтәләр. Шуңа күрә, әлеге бәйрәмнең икенче исеме — «Аллаһының күренүе» (рус. Богоявление) дип атала.

Изгеләндерү йоласын үтәгәннән соң, Гайса Коткаручы, Изге Рухка ияреп, үзенең пәйгамбәрлек миссиясенә догалар уку һәм ач тору ярдәмендә әзерләнү өчен, 40 көнгә чүлгә китә.

Православие динендәге диндарның өч мәртәбә суга чумуы — аның тәне һәм җанының гөнаһлар өчен үлүен, ә судан чыгуы — Гайса Коткаручы терелгән кебек, яңадан терелүен аңлата.

Бәйрәм үзенчәлекләре

18 гыйнвардан 19 гыйн­вар­га каршы төндә һәм кил­ә­се көн дәвамында православие дине диндарларына суга чуму (коену) өчен, кагыйдә буларак, хач (тәре) формасындагы махсус бәкеләр — иорданьнар ясала.

* Келәү вакытында чиркәүләрдә, бәкеләр янында суга дога укыйлар (суны «изгеләндерәләр»).

* Чиркәүләрдә гыйбадәт кылганнан соң, бәкеләрдә суны изгеләштергәч кенә, коенырга ярый.

* Чиркәүләрдә изгеләндерел­гән суны өскә кою гадәте бар, бәкедә ко­енучылар да күп була, әлеге суны өйлә­ренә алып кайтып та коеналар.

* Коенуның асылы — сәламәтлек сорау. Коенганда: «Тазалыкка, саулыкка» дип әйтергә, Аллаһыдан сәламәтлек сорарга кирәк.

* Изгеләндерелгән су көчле дәвалау үзлегенә ия, дип санала. Әлеге су, имеш, ел буе бозылмый, саф кала.
Читайте нас: