Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолалар
12 март 2019, 11:49

Кышны озатып, язны каршы алдылар

Элек-электән кешеләр табигатьнең тылсымлы көченә ышанган. Шуңа күрә алар урамнарга чыгып язның килүен ашыктыру өчен кышны куганнар, шаян такмаклар әйткәннәр, җырлар җырлаганнар. Узган атна ахырында Кабак авылының хакимият бинасы каршындагы мәйданчык та халык белән тулы иде. Авылның олысы, кечесе кышны озатты.

Бәйрәм чарасы бик күңелле килеп чыкты. Аны мавыктыргыч итеп оештыруга мәдәният йорты, “Каенкай” балалар бакчасы коллективлары, урындагы хатын-кызлар советы әгъзалары һәм башкалар күп көч салды. «Аrt&Gul» кафесы, “Вектор” һәм башка оеш­малар кунакларга бәйрәм сыйлары тәкъдим иттеләр.
Кышны озату бәйрәмендә без аның белән киләсе елга кадәр саубуллаштык һәм шатланып язны каршы алдык. Барысы да күңел ачты: әйлән-бәйлән уйнады, җырлады, такмаклар әйтте, төрле уеннарда һәм бәйгеләрдә көчен сынашты. Аннары шатланышып кышны озату хөрмәтенә карачкы яндыруны күзәтте.
Халисә Әхмәтшина, мәдәни чаралар оештыручы.
Кабак авылы.
Читайте нас: