Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолалар
7 июнь 2019, 12:32

Яше дә, карты да мәчеткә йөри

Бу изге көнне Бозаяз мәчетендә алма төшәрлек урын да юк иде. Иртән-иртүк өлкәннәр, яшьләр һәм балалар да мәчеткә агылды.

Бу изге көнне Бозаяз мәчетендә алма төшәрлек урын да юк иде. Иртән-иртүк өлкәннәр, яшьләр һәм балалар да мәчеткә агылды.

Исламның төп бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаете дин әһелләре Рафаэль хәзрәт Диваев һәм Нәзир хәзрәт Мостаевның вәгазе белән башланып китте.

Җыелучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров бәйрәм белән котлады. Район хакимияте башлыгы урынбасары – авыл хуҗалыгы начальнигы И.Р.Латыйпов, Бозаяз авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы М.Р.Мәҗитов, ветераннар оешмасы рәисе урынбасары М.Г.Рәҗә­пов, хезмәт ветераннары Г.Т.Мостаева, Х.Х.Кадерголова җыелу­чыларга изге теләкләрен җиткерде.Соңыннан тантана сый-нигъмәтләр тулы табын артында дәвам итте.

Җыелучылар район җитәкчелегенең авылның социаль һәм икътисадый үсеш буенча актив эшенә югары бәһа бирде. Мәчет төзелешенә һәм иганә ярдәме күр­сәтүчеләр дә игътибардан читтә калмады.

Актүбәдә халык актив

Актүбә авылындагы Ураза гаетен Әнвәр хәзрәт Гайсин алып барды. Биредә яшәүчеләр генә түгел, күрше Аккүл авылы халкы да килгән иде.

Бу көнне Әнвәр хәзрәт Бөек Ватан сугышы ветерананрының исемнәре язылган һәйкәл төзү турында мәсь­әләне күтәреп чыкты. Бу башлангычны ике авыл халкы да хуплап чыкты. Иң тәүдә мемориалда исемнәрен мәңге­ләштерү максатында якын туганнары турында мәгълүматлар тупларга, дигән карарга килделәр.

Әйткәндәй, Актүбә һәм Аккүл авыллары халкы бердәм һәм эшсөяр. Моны алар сүз белән генә түгел, ә эшләре белән исбатлыйлар. Бәйрәм үткәрелгән мәчет бинасын алар үзләренең көче белән тергезгән. Дин тыелган СССР вакытында авылдагы мәчет җимерелгән булган. 60 елдан соң – 2012 елда алар шул ук урында мәчет төзеп куйганнар.

Эльвира Байбулатова.

Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: