Минем “Нива” маркалы машинам иске генә булса да, бик ватылып бармый. Шулай да кайвакыт гайкаларын боргалаштырып алырга туры килә. Машинамның инструментлар тартмасында 13x12 ачкыч йөри. Аның элекке хуҗасы ике сынык ачкычны бер итеп, эретеп ябыштырып куйган. Бераз кәкре булса да, кулга шулкадәр килешле ул.
Ачкыч дисәң дә, ул гади генә түгел. Аның зур сере һәм хатирәләре бар. Ул миндә 1980 елдан бирле.
Кайчандыр безнең “Победа” колхозының икенче сөтчелек фермасы бинасы янында сөт блогы төзеп, мине шунда эшкә җибәрделәр. Мәкъсүт бабай шул ачкычны хуҗасына бирерсең дип, миңа калдырып киткән иде. Теге шофер сөтне төяде дә, китеп барды. Бирә алмадым.
Мәкъсүт бабай ачкычны биргәнгә ике көн, бер ай, ел үтте... Ә килеп сораучы юк. Хәзер инде безнең “Победа” колхозында сөт блогы да юк. Гәрәев Мәкъсүт бабайның фани дөньядан китүенә дә байтак еллар үтте. Бәлки, хәзер шул ачкычны биреп калдырган шофер да дөньяда юктыр. Ә мин аны кулыма алсам, үткән гомерне, колхозның шаулап-гөрләп торган чакларын, халыкның дәртләнеп эшкә йөрегәнен искә алам. Элек кеше кешегә ничек ярдәмчел булган һәм үзенә игелек кылган кешегә тизрәк бурычын кайтарырга тырышкан.
... Бу ачкыч миндә калып, аны үз хуҗасына бирә алмавыма бераз күңелем кырылса да, борчылмыйм – мин бит аларны олы хөрмәт белән искә алам һәм зур мирас урынына хатирәләремдә саклыйм.