Татар халкының тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бихисап. Элек-электән кичке уеннар татар халкының иң матур йолаларының берсе саналган. Аеруча җәй көне, кояш баегач, су буйлары, урман-яланнары егет һәм кызларның шат авазларына күмелсә, көзге эшләр тәмамланып, көннәр кыскаргач, яшьләр аулак өйләргә җыелганнар. Җыр-биюләр, шаян такмаклар әйтешкәннәр, танышканнар, күрешеп-сөйләшкәннәр, вәгъдәләр бирешкәннәр. Ләкин заманалар үзгәрү белән аларның кайберләре вакыт тузаны астында калган.
Шул көннәрдә Илтуган авылында борынгы гореф-гадәтләрне искә төшерү, тергезү максатыннан модельле китапханә һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре онытылып барган шундый йолаларның берсе - “Орчык бәйрәме” оештырды.
Чара “Наласа” җыры белән башланып китте. Сугылган паласлар, чигелгән тастымаллар белән бизәлгән сәхнәгә бер-бер артлы апалар, сеңелләр, киленнәр күтәрелде. Өстәл уртасына самавыр, пешкән тәмле ризыклар куелды. Бәйрәмгә һәрберсе үзләренең кул эшләрен алып килгән: берәүләре йон эрли, яза, өтерә, бәйли һәм йомгак чорный. Эшләргә күңеллерәк булсын өчен, ул табышмак-такмак, уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барды. Әлфинә Насыйрова, Альфира Әхтәмова һәм Миләүшә Яһүдина борынгы җырларны сузгач, барсының да кәефләре күтәрелеп китте. Соңыннан ветераннар советы рәисе Фәнүзә Йосыпова “Орчык өмәсе” йоласының тарихы белән таныштырды.
- Элек Орчык бәйрәме көз көне җиргә кар төшкәч уздырылган. Хуҗа кеше күп итеп сарык йоны әзерләп куйган, өмә буласы көнне бәлеш, гөбәдия кебек камыр ашлары пешергән. Өмәгә күрше-күлән, дус-ишләр чакырылган. Бергәләп җыелышып күмәк эш башкарганнар. Әбиләре, әниләре белән килгән балалар да буш тормаган: малайлар орчык ясау һөнәрен үзләштергәннәр, ә кыз-балалар өлкәннәрдән кул эшләренә өйрәнгәннәр, - диде Фәнүзә Әхәт кызы.
Авылның өлкән кешеләренең берсе Мәхмүт абый Гафаров авылыбызның уңган һәм үрнәкле кешеләре турында кызыклы итеп сөйләп бирде.
- Илтуган халкы элек-электән кул эшләренә әвәс булган. Без үскәндә пима баскан, кәрзин үргән, сандык, бишек, ат арбалары, чаналар, орчык, көянтә ясаган уңган бабайлар бар иде. Ә апа-әбиләр һәм киленнәрнең мендәр тышлары, карават, өстәл япмалары, ашъяулыклар, тастымаллар чигүләре хәтердә калган. Мондый матур кәсеп авылларда безнең көннәрдә дә дәвам итә. Кул эшләре осталарына хәзер моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек, - диде Мәхмүт Магиҗан улы.
Соңыннан китапханә мөдире Гөлчирә Кадаева яңа мөнәҗәтләр китабы белән таныштырды һәм килегез, китапларны алып укыгыз, дип чакырды.
- Бу бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерәсем килә. Гореф-гадәтләребезне шулай киләчәк буынга тапшырырга, мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк, - диде Фәүзия апа Гафарова.
Хәләф Мозафаровның кулындагы гармуны тынмады. Бәйрәмдә катнашучылар биергә төшеп киттеләр, онытылып барган борынгы татар җырларын суздылар.
- Шул кадәр күңелләребез күтәрелеп китте, аяклар үзләреннән-үзләре биеде, хәтта олы яшьтә булуыбызны онытып та җибәрдек. Мондый чаралар өлкән һәм яшь буынны тоташтыра, бернинди алтын-мәрҗәннәр белән чагыштыргысыз тарихи мирасыбызны буыннан-буынга тапшыруда ярдәм итә, - диде Бүләкбикә Ишемголова.
Кешегә табигать тарафыннан бирелгән сәләтнең иге-чиге юк. Мөслимә Аскарова, Зәйдә Әминева, Фәүзия Зәйнуллина, Флория Кәбирова, Флюра Шәрәфетдинова, Клара Йосыпова, Роза Мозафарова һәм башкаларның бәйләгән әйберләреннән оештырылган күргәзмә моңа дәлил булып тора. Аларны карап, матурлыкны күреп, җаныбызга рухи азык алабыз.
Эш тәмамлангач, килгән кунаклар тәмле ризыклар тулы табын артына җыелды. Мәхмүт абый Гафаров Коръән аятьләре укып ишеттерде. “Халкыбызның изге йолалары үткәннәр белән киләчәкне бәйләсен, һөнәрлеләр авылы дигән исемне саклыйк, дөньялар имин, күгебез аяз, бәхетләребез тулы булсын” – дигән теләкләрен җиткерде.
Җыелучылар бавырсак, бәлеш, кыстыбый, белен кебек татар халкының милли ризыкларыннан авыз иттеләр, рәхәтләнеп аралаштылар, уй-максатлары белән уртаклаштылар. Кыскасы, бәйрәм бик күңелле үтте. Киләчәктә дә тумыштан килгән табигыйлыкны, киң күңеллелекне һәм бер-беребезгә булган хөрмәт хисләрен сакласак иде.