Үзән
+14 °С
Облачно
Йолалар
7 Ноября 2019, 12:35

Республикада төрле халыкларның борынгы туй йолалары фестивале була

16 ноябрьдә Стәрлетамак районында «Борын туйлар гөрләп үткән…» милли борынгы туй йолалары республика фестиваль-конкурсы оештырыла.

Фестивальнең максаты – борынгы туй йолаларын тергезү, мәдәни традицияләрне саклау, яшьләрне республика биләмәсендә яшәгән халыкларның йолаларына һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итү.
Катнашуга этнографик һәм вокаль коллективлар чакырыла. Фестиваль-конкурсны республика башлыгының Башкортстанның дәүләт һәм анда яшәгән халыкларның телләрен саклауга, үстерүгә юнәлтелгән грант ярдәме белән урындагы мәдәният бүлеге оештырыла.
Гаризалар 12 ноябрьгә кадәр mbuksrdk@yandex.ru электрон почтасына кабул ителә. Конкурс турында тулырак мәгълүматны (3473) 26-73-78 телефон номеры буенча алырга мөмкин.
Читайте нас