Рия – ул берәр гыйбадәтне, яки изге гамәлне кешеләр күрсеннәр, мактасыннар дигән ният белән эшләү.
Әйтик, намаз укыганда рөкугъта, сәҗдәләрдә кешеләр күрсеннәр әле, “Кара әле, намазын ничек озак итеп укый”, дип мактап сөйләсеннәр әле, дигән ният белән озаграк торсаң, рияга кереп киткәнеңне сизми дә каласың.
Сәдака биргәндә дә күрсәтеп бирәсе килә бит! “Кешеләр минем хакта: “Нинди юмарт кеше бу, сәдака өләшә”, дип уйласыннар әле”, — дигән йөгерек уй да гамәлеңне рия белән боза.
Коръән укыганда: “Кешеләр миңа карап тора бит, матуррак укыйм әле, кара ничек матур укый, дип әйтсеннәр!” – дисәк, бу гамәл дә рия санала.
Нинди генә изге гамәл кылмыйк, әгәр дә Аллаһ ризалыгын теләмичә, кешеләргә ярарга, ошарга тырышабыз икән, шуны белик: калебебез түренә рия чире оялаган. Шуңа күрә үз-үзебезгә сорау бирик: “Әлеге гамәлне кем өчен, нәрсә өчен эшлим: Аллаһ ризалыгы өченме, яки кешеләр өченме?”
Әйе, һәр гамәлдә ихласлык бик мөһим. Ул — гыйбадәт яисә берәр изге гамәл кабул булуның иң беренче шарты. Ихласлык – Аллаһ ризалыгы өчен эшләү. Әгәр дә ул булмаса, Аллаһ Тәгалә гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итмәс, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!” төркеме.