Безнең Сахай авылының күпфункцияле мәдәният йортында урнашкан “Чыганак” музеенда “Победа” колхозында эшләп, югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт кешеләренең тормыш юлы хакында язылган хатирәләре, фоторәсемнәре саклана. Музейга кергән һәр кеше шулар арасында үз туганын, нәселен күреп шатлана, алар хакында укый, горурлык хисе кичерә.
Шушы көннәрдә безнең авылда яшәгән Ленин ордены кавалеры Камалов Хөрмәтулла абыйның кызы Яхина Рәмилә апа музейга үзенең тормыш иптәше Фәрит абыйның апасы - Яхина Рәсидәнең өс киемнәрен тапшырды. Рәсидә апахезмәттә әллә ни югары күрсәткечләргә ирешеп, биеклекләр яуламаса да, аның намусы, күңеле, тормыш иптәшенә булган тугрылыгы буыннан-буынга үрнәк булырлык.
- Иске Шәрәй егете Исламетдинга кияүгә чыгып, ике генә көн яшәп кала. Таң алдыннан: “Мин солдатка китәм, Рәсидә”, - дия. Повесткасын күрсәтмичә, кесәсендә йөреткән. Иртә белән авыл урамы гармун моңына күмелә. Атлы арбаларда егетләр җыллап авыл урамнарын әйләнә.
- Кызыл роза чәчкәсе чигелгән кулъяулык эләктердем дә, арба артыннан йөгердем. Икенче көнне раадиодан сугыш башланган, дип хәбәр иттеләр. Шул китүдән юк булды. “Син мине көт, син һәрвакыт минем уеда, күз алдымда. Тиздән кайтырмын”, дигән бер генә хаты килде. Ә инде 1943 елның март аенда хәбәрсез югалуы турында кәгазь тоттырдылар”, - дип сөйләгән Рәсидә әби.
Ул башкача кияүгә чыкмый, үз ирен гомере буе көтеп яши. Хезмәт юлын “Победа” колхозына багышлый. Бергә эшләгән хезмәттәшләренә үрнәкле, тәртипле, ышанычлы иптәш була. Хәзер аның дөньядан китүенә байтак еллар үткән. Ләкин авыл халкы аны онытмый, еш искә төшерә. Музейда да аның урыны булу - киләчәк буынга сабак булачак. Һәр көннең, якынарның кдереп белеп яшәргә кирәклеген ассызыклап торачак.