Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолалар
16 сентябрь 2020, 18:00

Архангель районында «Башкортстан легендалары» фестивале уздырыла

«Башкортстан легендалары. Архангель районы» фестивале 26 сентябрьдә Архангель районы Кызыл Ыргызлы авылында була.

Оештыручылары – Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Архангель районы хакимияте ярдәмендә «Тәңре» экологик берләшмәсе.
Фестивальгә Башкортстан халкын һәм кунакларын чакыралар. Ул уфадан 100 чакрым ераклыктагы күркәм табигать кочагында уздырыла, ә фестиваль өчен әзерләнгән инфраструктура Архангель районы халкы һәм туристлары өчен файдалануга кала.
Фестивальнең тагын бер мөһим юнәлеше – халык традицияләрен һәм кәсепләрен саклау. Архангель районында яшәгән төрле милләт вәкилләре тематик осталык дәресләре үткәрә, иҗади сәләтен күрсәтә. Осталар кулдан ясалган әйберләр һәм фермер продукциясе ярминкәсендә үҙ эшләре белән таныштыра. Фестивальнең төп вакыйгаларының берсе – Архангель районы легендалары буенча театрлаштырылган тамаша.
Чара көндезге сәгать 12дә ачыла, 1нче 15 минуттан 4нче 30 минутка кадәр – осталык дәресләре, иҗади коллективтарның чыгышы, күргәзмә-ярминкә; 4нче 30 минуттан 4 тула 15 минутка кадәр — Архангель районы легендалары буенча театрлаштырылган тамаша; сәгать 4тә – йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү, фестивальне ябу.
Фестиваль бушлай. 12 сентябрьдән соң чараның социаль селтәрдәге аккаунттарында катнашучылар саны чикләнгән осталык дәресләренә теркәлергә мөмкин.
Чараның максаты — балалар, гаилә белән ял итү. Оештыручылар социаль дистанцияне саклауны һәм шәхси саклану чараларын куллануны сорый.
Фестиваль Русия Федерацияһсе Президенты грантына уздырыла.
Эльвира Ямалетдинова.
Фото: “Башинформ”
Читайте нас: