Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолалар
22 сентябрь 2020, 18:24

Авыл бәйрәм итте

“Аек авыл” конкурсы чикләрендә Салчут авылында “Исәнмесез, авылдашлар!” дип исемләнгән чара үткәрелде.

Изге йола буенча, бу көнне кече туган ягыбызның үсешенә зур өлеш керткән авыл кешеләренә бүләкләр тапшырылды. Алар исеменә байтак изге һәм җылы теләкләр, котлаулар яңгырады.
Бәйрәмдә авылда яшәүчеләр, шул авылдан чыккан данлыклы кунаклар, шул исәптән республиканың атказанган артисты Марат Шәйбәков та бар иде. Җыелучыларны үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең чыгышлары беләни куандырды.
Салчут авылы халкы бәйрәмгә буш кул белән килмәгән. Авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан оештырылган чәй табынында милли ризыклар, бакчаларында үстерелгән яшелчә-җимешләр һәм сөт ризыкларыннан авыз итәргә мөмкин булды.
Бәйрәмдә актив катнашучыларга Кабак авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов истәлекләр бүләкләр тапшырды.
Светлана ЧУРАГУЛОВА.
Читайте нас: