Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолалар
24 ноябрь 2020, 17:08

Каз өмәсе – муллык бәйрәме

Хәзер тормыш авырлаштымы, башка сәбәпләр бар микән? Аңламассың. Ә элек авыл урамнары буйлар узганда һәр йорт алдындагы чирәмдә каз, үрдәк бәбкәләрен карап утырган әбиләрне күрергә була иде. Ә бүген урамнар буш, кош-корт тавышы әллә ни ишетелми кебек. Узган елларда авылда каз өмәләре ничек гөрләп үтә иде бит! Хәтта өмә көннәрендә казларны юарга килүчеләргә бәкеләр җитешми иде. Мәтелек, Күпер суы кебек күлләр өмәчеләр белән тула иде.

Эре мал суяр вакытта өмәчеләрне бер-ике атна элек үк әйтеп куялар. Менә шундый күңелле вакытлар бар иде. Хәер, анысы гына дисеңме, элек иртән урам тутырып малларны көтүгә куабыз да, кичен күңелле итеп, авылдашлар белән рәхәтләнеп аралашып-сөйләшеп алып кайтабыз. Хәзер боларны искә алып сөйлисе генә калды.
Шулай да, безнең авылда эре мал, күп­ләп кош-корт асрап көн иткән кешеләр бар әле. Шул көннәрдә Фәнүр һәм Зилә Вилдановлар авыл йоласын дәвам итеп, каз өмәсе үткәрделәр.
Гаилә башлыгы Фәнүр Касыйм улы - Кабак авылы янындагы тимер-бетон заводында, ә хуҗабикә Зилә Зөлфәр кызы Уфа шәһәрендәге дәваханәдә эшләп йөриләр. Күп вакыт икесе дә өйдә тормасалар да, беркайчан да малсыз яшәмәделәр.
- Гаилә тормышын алып баруда кызыбыз Энҗе һәм улыбыз Айнур ярдәм итә. Бәләкәй булсалар да, без эштә чакта йортка, кош-кортларга күз дә каш булып торалар. Шулай ук әниләребез Динә һәм Сәлимәнең ярдәменнән башка да дөнья йөген тарту авыр булыр иде. Алар - безнең ныклы терәгебез. Көзгә кергәнче егерме баш бройлерларны суеп, туңдыргычка салып куйдык. Киләсе елда, дөньялар имин булып, кош гриппы баш калкытмаса, казларны күбрәк алырга исәп тотабыз, - ди йорт хуҗалары.
Менә шундый уңган, булдыклы гаиләләр яши безнең авылда. Эш юк, тормыш авыр дип тормыйлар, дөнь­ялары күркәм, табыннары мул булсын өчен тырышып яталар. Әлеге көннәрдә каз өмәләре башка гаиләләрдә дә дәвам итә.
Таһир Вилданов.
Сахай авылы.
Читайте нас: