Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолалар
15 гыйнвар 2021, 12:44

Пима бәйрәме күңелле үтте

Безнең якның салкын кышын пимасыз үткәрү мөмкин дә түгел. Соңгы вакытта чигеп эшләнгән яисә бизәкле төрле төстәге пималар кию модага кереп китте. Ничек кенә булмасын, бу аяк киеме суыктан саклау белән беррәттән, безнең гардеробка җылылык һәм матурлык та өсти әле.

Шул көннәрдә күңел җылысын салып басылган, халык яратып кигән аяк киеменең яшәешебездәге мөһимлеген күрсәтү һәм онытылып барган халык бәйрәмнәрен тергезү максатында Иске Муса авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган матур чарага авылның олысы да, кечесе дә җыелды.
- Бу бәйрәмне без өченче ел рәттән үткәрәбез. Бу чарага барсы да диярлек гаиләләре белән килүен, конкурсларда актив катнашуларын күрү аеруча куанычлы. Бу юлы да берсе дә боегып тормас, дип уйлыйм, - диде авыл биләмәсе башлыгы Илмира Галиәхмәтова.
Бәйрәмгә республика башкаласыннан кунаклар да килгән иде. Башкортлар корылтае рәисе Мөнир Ахунов – аларның берсе.
- Сезнең авыл миңа күптәннән таныш. Табигате матур бу якларның. Октябрь районында хәрби комиссар булып эшләгәндә еш кына якташыгыз – Дан орденының тулы кавалеры Мостафа Шакир улы Газизов белән бу якка килгәнем бар иде. Ул изге күңелле һәм тыйнак кеше буларак, хәтеремдә калды. Аның кебек биредә тырыш һәм уңган халык яшәгәнен беләм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим, - диде Мөнир Мансур улы.
Чара “Аек авыл” конкурсы чикләрендә үткәрелде. Гармун моңнары, күңелле музыка, моңлы җырлар, дәртле биюләр көнозын дәвам итте, кызыклы уеннар оештырылды. Бәйрәм бик күңелле килеп чыкты, балалар һәм өлкәннәр күңеленә хуш килде ул. Балалар тюбингларда шудылар, теләге булганнар скандинавия таякларында үттеләр. Уктан ату авыл халкына аеруча ошады.
“Иң матур бизәлгән пима” конкурсына барсы да ныклап әзерләнгән. Бу бәйгедә барлыгы алты кешенең эше сайлап алынды. Ә иң матур бизәлгән пима хуҗасына иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды. Теләге булганнар Тәтешле районыннан килгән кунактан үзләренә ошаган пиманы сатып ала алды. Аларның ниндие генә юк: йөрәк рәвешендәгесе, кыска һәм озын кунычлысы да бар иде.
Бәйрәмдә катнашучыларның барсын да учакта пешкән пылау һәм хуш исле кайнар чәй белән сыйладылар.
Ринат ШӘЙБӘКОВ.
Читайте нас: