Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолалар
16 март 2021, 10:18

Май чабу бәйрәме гөрләп үтте

Борынгыдан килгән Май чабу, масленица - славяннарда кышны озатып, язны каршылауны гәүдәләндергән иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Атна буена кешеләр күңел ачу уеннары үткәрә, коймак пешерә, кунакка йөрешә.

Константиновка авылында да бу бәйрәмне бик күңелле итеп үткәрделәр. Мәдәният хезмәт­кәрләре авыл халкын һәм кунаклар өчен бай программа әзерләгән.
Чара дәртле музыка белән башланып китте. Җыелучылар йолага әверелгән уеннарда зур теләк белән катнаштылар: аркан тарттылар, капчык киеп, себеркегә атланып йөгерделәр. Кыскасы, үзләренең җитез­лекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр һәм актив катнашучылар сувенирлар һәм татлы ризыклар белән бүләкләнделәр.
Дәртле биюләр, төрле уеннар, күңел ачулар, әйлән-бәйлән йөрүләр бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Тезелешеп басып, язны чакырдылар. “Рябиновый звон” хатын-кызлар вокал ансамбленең чыгышларын да тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
Май чабу бәйрәме карачкысын яндыру бәйрәм­нең иң чагу мизгеле булды. Бу күренеш иске, кирәк­мәгән һәм начар нәрсә­ләр­дән отылуны, кыш китүне һәм яз килүне гәүдәләнд­ерә. Сынамыш буенча, бәй­рәмне күңелле итеп үткә­рүчеләрнең елы да уңыш­лы булачак. Шулай ук кыш озату бәйрә­мендә салкынча һава торышы булуы уңышның мул булачагы турында хәбәр итә. Амин, шулай була күрсен!
Светлана Карпова.
Автор фотолары.
Читайте нас: